Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВка!

imageХөрмәтле Азат әфәнде!

Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз.

Сез гомерегез буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләп, зур хөрмәт казандыгыз. Тырышлык, тәртиплелек, күпкырлы сәләтегездән тыш, сез — татар милли хәрәкәтенең пионеры, милли җанлы кеше, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче ир. Самар татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды.

3f33d5372004Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен! Киләчәктә дә шундый җитез, дәртле, актив булып калыгыз.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 980

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>