Яңа ел төне — әкияттәй сихри вакыт

6Яңа Ярмәк авылы клубында Яңа елны каршы алу кичәсе оештырдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты һәм кайткан кунаклар — бар да клубта иделәр. Халыкны тәбрикләү өчен ерак араны якын итеп Иске Ярмәк авылыннан җирлек башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдинов та килгән иде. 

Менә әкият башланды. Залда талгын гына көй яңгырый, А.С.Пушкинның “Алтын балык” әкиятеннән әби (Асия Җәләева) белән бабай (Рузил Минхайров) “йоклап” яталар.

Борын-борын заманда зәңгәр диңгез буенда әби белән бабай яшәгәннәр ди. Үзләренең яр буендагы җимерек  өйләрендә алар төп-төгәл 33 ел гомер иткәннәр. Карт ятьмә белән балык тоткан, карчык йон эрләгән.

Хәер… Бабай инде күптән балык тотарга йөрми, әби дә йон эрләми, чөнки аларның кешеләрчә сөйләшә белә торган алтын балыклары була һәм ул аларның барлык теләкләрен тормышка ашырып тора.

Яңа ел төнендә балыклары әби белән бабайны: “Шундый сихри төнне йоклап үткәрмәгез”, — дип уята. Картларның телевизорлары ватык, ә бәйрәмне бик тә карыйсы килә. Балык аларның теләкләрен үти. Әби белән бабайны Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәмгә илтеп куя.

Яна ел тамашасы менә шулай башлана…

Яңа ел символы Тычкан да (Ләйсән Фәйзуллина), Убырлы (Юлия Шакирова) белән Шүрәле (Алисә Госаинова) дә бәйрәмгә килгәннәр. Убырлы белән Шүрәле нинди явызлык эшләргә диеп аптырап йөргәндә, Кыш бабайның тылсымлы алмасына юлыгалар һәм аны ашап, сихерләнеп вальс биеп алалар.

Менә кар-бураннарны туздырып, кыңгыраулы пар атларда Кар кызы (Аделина Хәмидуллина) белән Кыш бабай (Рузил Минхайров) килә.

Кыш бабайга балалар шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы тамашачыларны биетеп тә алдылар.

Бәйрәм матур җырлар (Рәмзия Мифтахова, Әлфинур Әһлиуллина, Галия Сабитова, Гөлсинур Гафурова, Аня Дмитриева, Юлия Шакирова, Аделина Хәмидуллина, Айлина Хәмидуллина башкаруында), яңа биюләр (Ләйсән Фәйзуллина, Юлия Шакирова, Алисә Госаинова, Ираида Шәйхетдинова, Аделина Хәмидуллина, Элмира Шишкова башкаруында), мәзәк күренешләр (Асия Җәләева, Рузалия Гафурова, укучы кызлар башкаруында) белән дәвам итте.

Менә Кыш бабай белән Кар кызының китәргә дә вакыты җитте. Матур теләкләрен теләп, киләсе елда тагын очрашырбыз дип, алар юлга кузгала:

Без телибез кешеләргә шатлыклы еллар,
Газиз әткәй-әнкәйләргә — озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Кыш бабай белән Кар кызының матур теләкләренә без дә кушылабыз. Иганәчеләребезгә (Азизулла Пулатханов, Эдуард Зәйдуллин, Рузалия Гафурова) рәхмәтләребезне җиткерәбез.

21496

Бәйрәм ахырында оттырышсыз лотерея уйнатылды.  Ә инде Яңа елны каршы алгач, клубта бәйрәм дискотекасы булып узды.

Яңа Ярмәк клубы мөдире А.Г. ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М.ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1020

Комментирование запрещено