Гали авылы мәдрәсәсенә гошер садакасы тапшырылды

_avatar180Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһы Тәгалә нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелә.

Дәүләткол авылында яшәүче фермер Фәрит Ирек улы Гыйләҗев даими рәвештә Камышлы авылының мәхәлләләренә хәерен биреп тора. Ә күптән түгел ул  үзе җитештергән көнбагыш маеннан өлеш чыгарып, гошер садакасын Гали авылы мәдрәсәсенә дә тапшырды.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. 

Мәдрәсәдәгеләр Фәрит әфәндегә олы рәхмәтләрен җиткерәләр. «Фермерның игеннәре мул булып үссеннәр. Үзе һәм хәләл җефете Фәридә ханым сәламәт яшәсеннәр. Оныклары, балалары әти-әниләрен куандырып торсыннар. Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп торсын» — диләр. 

Бүген бездә сугыш афәте булмаса да, ятимнәр, инвалидлар, картлар йортлары да бик күп. Бу күренеш үзе дә безнең дөрес яшәмәүне, фикерләмәүне, тиешле гыйбадәтләрне үтәмәүне күрсәтә түгелме? Ләкин җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгаләгә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз.

Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга бирсәк, калган малларыбызга, иншә Аллаһы, бәрәкәт иңәр. 

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 968

Один комментарий

  1. мядрясядя ШЯКЕРТЛЯРЕБЕЗ юк хязер ни эшляргя уйларга ЖЯМЯГЯТЬ жыерга насыйп булсын шякертлярне