Баскычта укылган Җомга намазы кабул буламы?

news_27744Казанда Җомга намазына мәчетләргә мөэмин мөселманнар бик күп җыела, әлһәмдүлиллә. Кайвакыт кеше күп булу сәбәпле фарыз намазны бер сафка тезелеп укырга мөмкинлек тә булмый. Шундый күренешне күзәткән бар: кардәшләр фарызны баскычта укыды. Баскычның бер адымында – бер кеше.

Болай укыган намаз кабул буламы? Мәсьәләгә ачыклык кертер өчен “Матбугат.ру” хәбәрчесе Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевка мөрәҗәгать итте.

 – Тимергали хәзрәт, мәчеттә кеше күп булу сәбәпле, кайберәүләр Җомга намазын баскычта укырга мәҗбүр булды. Җәмәгать намазын иңне-иңгә куеп укырга тиешле бит. Монда иңгә-иң килеп чыкмый. Мондый намаз кабул була микән? Алга таба мондый хәлгә очраганда баскычта укырга ярыймы?  

Тимергали хәзрәт: – Әссәламү галәйкүм! Әгәр дә Җомга вакытында кеше күп, урын тыгыз булып, шул тыгызлык аркасында кешегә намазны баскычта укырга туры килсә, ул намаз намаздан китә (кабул була). Хәтта сафтан аерылып укысаң да. Ул зарурият аркасында эшләнгән гамәл булып санала. Ләкин мөмкинчелегең була торып, намазны баскычта яки мәкруһ булган җирдә укысаң бу намаз намаздан китмәскә мөмкин. Зарурият булганда бу гамәл рөхсәт ителә. 

matbugat.ru

Просмотров: 768

Комментирование запрещено