Путин: Ана капиталын беренче балага да бирәчәкләр / Путин пообещал продлить программу маткапитала до конца 2026 года

news_27782 (1)Ана капиталы программасы беренче бала тууга кагылачак, дип белдерде Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында. Икенче бала туганда исә ана капиталы 150 мең сумга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк, диде Путин.

Бу минутларда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгыш ясый. Чара көндезге уникедә Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында башланды. Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.  

Ана капиталы программасы беренче бала тууга кагылачак. Бу хакта Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде, ул Россия телеканалларының туры эфирында трансляцияләнә. Путин яңа кагыйдәләрне 2020 елның 1 гыйнварыннан кертергә тәкъдим итә.   Икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Путин.  

Ана капиталы программасы «ким дигәндә 2026 елга кадәр» озайтылачак дип ассызыклады РФ Президенты.   «Матбугат.ру» билгеләп үтүенчә, Путин шулай ук Россиядә демографияне яхшыртуга юнәлтелгән башка чаралар, шул исәптән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге һәр балага аз тәэмин ителгән гаиләләрдә — 2020 елда 5,5 мең сум һәм 2021 елдан 11 мең сум акча түләү турында игълан итте.  

Моннан тыш, Россия Президенты белдергәнчә, бөтен ил буенча 1-4 сыйныф укучылары якындагы өч елда кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш.

matbugat.ru

* * *

Программа материнского капитала будет продлена в России до конца 2026 года, заявил президент Владимир Путин в ходе послания Федеральному собранию.

Он отметил, что сейчас программа рассчитана до 31 декабря 2021 года и людей волнует вопрос о дальнейших планах властей. 

«Мы продлим эту программу. И минимум до 31 декабря 2026 года. Такой шаг нужно сделать обязательно», — сказал Путин.

Глава государства также сообщил, что с января 2020 года семьи получат маткапитал уже при рождении первенца.

Кроме того, он предложил увеличить сумму помощи при рождении второго ребёнка на 150 тыс. рублей, а затем ежегодно её индексировать.

russian.rt.com

Просмотров: 1148

Один комментарий

  1. Да, 5,5 тыс. Им бы прожить на такие деньги.