Диния нәзарәте: Пробиркада үстерелгән ат итенең хәләллеге әлегә сорау астында / ДУМ РТ: Халяльность конины из пробирки пока под вопросом

конинаЭкспертлар, шәригатькә туры килүен билгеләү өчен, ясалма итне тикшерергә ниятли.

 Казан галимнәре пробиркада үстерергә ниятләгән ат итенең ни дәрәҗәдә хәләл булуын әлегә бәяләве кыен. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Мин мондый тәҗрибә белән таныш түгел һәм әлегә берни дә әйтә алмыйм. Әлеге процесска ясалма ит базарларда һәм кибет киштәләрендә пәйда булгач яки моның белән шөгыльләнә торган компанияләр бу эш конвейерга салынганчы ук безгә рәсми сорау белән мөрәҗәгать иткән очракта гына бәя бирә алачакбыз», — дип искәртте Булат хәзрәт Мөбарәков.

Аның сүзләренчә, шәригать экспертлары алдында технологлар һәм химиклар белән бергә ясалма ат ите җитештерүгә анализ ясау, нәрсәнең җитештерү элементы булуын һәм нәтиҗәдә нинди состав барлыкка килүен ачыклау бурычы тора.

«Без моны белү белән бу эшкә фәтва биреләчәк яки шәригать карары чыгарылачак. Шуңа кадәр без берни дә әйтә алмыйбыз», — дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан башкаласында бер төркем галимнең пробиркада ат ите үстерергә ниятләве хакында хәбәр иткән иде инде. Итне лаборатория шартларында өч елдан соң үстерергә җыеналар.

tatar-inform.tatar

***

Эксперты планируют исследовать искусственное мясо, чтобы определить его соответствие шариату.

Халяльность конины, которую казанские ученые планируют вырастить в пробирке, пока сложно оценить. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» сообщил начальник отдела по вопросам шариата Духовного управления мусульман РТ Булат хазрат Мубараков.

«Я еще не знаю такой практики, она новая, и пока ничего сказать невозможно. Мы сможем дать оценку этому процессу, как только это [искусственное мясо] появится на прилавках и рынках или если компании, которые занимаются подобным производством, обратятся к нам с официальным запросом еще до конвейерного производства — это очень желательно», — отметил Булат хазрат Мубараков.

По его словам, шариатским экспертам вместе с технологами и химиками предстоит провести анализ производства искусственной конины, выяснить, что является производным элементом и какой состав продукта получится в итоге.

«Когда мы это узнаем, тогда будет фетва или шариатское решение. До этого сказать мы ничего не можем», — уточнил он.

Ранее ИА «Татар-информ» сообщало, что группа ученых из татарстанской столицы пытается создать культивируемую конину. Мясо в лабораторных условиях планируют вырастить через три года.

Екатерина ЛАРИОНОВА.

tatar-inform.ru

Просмотров: 705

Комментирование запрещено