Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язарга тиешлеген әйтте

703A0050«Гаилә» мәчете нигезендә васыятьләр язуга һәм шәҗәрә төзүгә багышланган бәйге уздырыла.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язрга тиешлеге турында әйтте. Бу хакта мәчеттә оештырыла торган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» һәм «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурслары уздырыла. Әлеге чараларны мәчет ЗАГС идарәсе, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, РФ мөселман эшкуарлары ассоцияциясе белән берлектә үткәрә.

Бу бәйге беренче тапкыр 2019 елда оештырыла. Аның максаты: васыятьнамәнең нәрсә икәнен аңлату, язу тәртибен һәм әһәмиятен халыкка җиткерү.

«Васыятьнамә дигәч, ничектер куркыта бит, шуңа кайберәүләр язмый. Ул ике өлештән тора. Матди, бу өлеше Коръәндә бәйнә-бәйнә язылган. Һәм икенчесе, минемчә, иң мөһиме — рухи өлеш. Мәсәлән, әбисе үзенең үгет-нәсихәтен, яхшы теләкләрен кызына язып калдыра икән, үзе бу дөньяда булмаса да, кызы васыятьнамәне алып укыса, шул сүзләрнең файдасы тияр, гаиләләр таркалмас иде», — ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Әгәр дә дин тәртипләренә карасак, кеше үз гамәлләренә балигатькә барып җиткәч, җавап бирә башлый. Балигъ булып саналган һәр кешегә васыятьнамә язу зарур. Гадәттә, күбесенчә гаилә коргач, балалар тугач язалар», — диде конкурсларның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Һәр нәселнең буыннары шәҗәрәдә туплана, җиде буыныңны белү элеккедән хуплана. Мин үземнең шәҗәрәмне ясадым, монда 250 кеше җыелды. Әтинең алты буынын таптым. Шәҗәрә туганлык җепләре өзелмәсен өчен, бер-берегезне танып-белеп, ярдәм итеп яшәү өчен кирәк», — ди конкурсларның оештыру комитеты рәисе Сиринә Шаһимәрдәнова.

Конкурс эшләрен «Гаилә» мәчетенә китерергә мөмкин яисә электрон почтага җибәрергә була: gailya.mechet@gmail.com

tatar-inform.tatar

Просмотров: 777

Комментирование запрещено