Чынлап та «маладис» син, Яңа Усман сандугачы!

gxytN96PObs2013 елны Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте үткәргән «Моңлы чишмә» караоке-конкурсының «Гран-при» исеменә лаек булган Камышлы районы Яңа Усман авылы егете Илгиз Хәсәншин башкаруындагы «Чәйле табын» җыры тиз популярлашып китте. Аның клибын «ТНВ», «ТНВ-Планета», «Мәйдан» каналларыннан даими күрсәтәләр. Без Илгизнең Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укуы хакында язган идек инде. Декабрьдә ул аны тәмамлаган икән.

«Хөрмәтле, җәмәгать! Мин гомүмән үз-үземне мактарга яратмыйм. Чөнки мин болай да «маладис»,  ә бу юлы чынлап та «маладис».
Минем тормышымда, минем өчен бик зур вакыйга булган, бер казанышым белән мактанасым килә. Бүгеннән мин: «Преподаватель творческих дисциплин в высшей школе, артист драматического театра и кино».  Ассистентурам тәмам, дипломым кулда, Аллага шөкер.
Мин инде Сезгә хәзер малай-шалай түгел, ә Илгиз Магданович.
Эх, минем мәктәп укытучыларым, мондый диплом аласымны алдан белгән булсалар, мине күтәреп кенә йөрткән булырлар иде.
Файдага ашсын, тузан җыеп ята торган булмасын, - дип язган җырчы үзенең Вконтактедагы битендә.

Чынлап та «маладис» син, Илгиз! Уңышлар сиңа, якташыбыз!

Просмотров: 894

Комментирование запрещено