70 яшьлек егет

Двукратный чемпион области по гиревому спорту Абусаитов Тавис Габдурахманович

Гер спорты буенча ике тапкыр өлкә чемпионы Әбсәитов Тәвис Габдурахман улы

Татар  Әбдекие авылында туып-үскән баһадир егет -  гер спорты буенча ике тапкыр өлкә чемпионы Әбсәитов Тәвис Габдурахман улы 70 яшен тутыра.

Аның уңганлыгы, тырышлыгы, көче, түземлеге, туган авылын яратуы шаккатырырлык. Авылыбызның түбән очында бик матур буабыз булса да, Тәвис абый югары очта да буа буды. Бер үзе бер ел буена көне-төне эшләде дә, эшләде. Сыерын сатып, цемент алды, бульдозерен да тапты…

«Тырышкан табар — ташка кадак кагар», — дигән татар халык әйтеме анарга да бик туры килә. Авылыбызны чүп үләннәреннән дә чистартырга вакыт таба әле ул.

Мин малай чактан бирле Тәвис абыйның гер күтәрүен сокланып карый-карый, үзем дә спортның бу төрен бик яраттым. Хәзер икәүләшеп ветераннар арасында ярышабыз, Самар өлкәсенең, Татарстанның Сабантуйларында катнашабыз, призлар яулыйбыз.

2020 елның 8 январендә Шенталыда уздырылган ярышта да Кыш бабай бүләкләрен алып кайттык. Менә шундый ул безнең Тәвис абый. «Мин ике мәртәбә өлкә чемпионы булдым инде», — дип тормый, яшьләр кебек гер күтәрә.

 

Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар-Әбдекие авылы, 
Шенталы районы.

Просмотров: 840

Комментирование запрещено