«Бердәмлек» газетасыннан, 18 январь, 2020ел

314e72a521e0299688edf180f37ea97a

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Дерлинур Миргазиян кызы Бохармәтовага – 60 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез, әбиебез, күз нурыбыз! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр! Сине юбилеең белән котлап, корычтай тазалык, озын гомер, яхшы кәеф, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берсе, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Әнкәй, диеп әйтер кешең

                                           булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                         була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям дип,

Шат-көләч бул,

                         сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың Юлия, Лилия, киявең Ригил, оныкларың Динар, Әдилә, Диана, Динара.

* * *

Похвистнево районы,

Ногай авылы

Мөхтәр hәм Асия Валькаевларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерлеләребез! Сезне чын куңелдән олы юбилеегыз — ал­тын туй көнегез белән кот­лый­быз! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк бу­лып ярты гасыр яшисез. Сез тормышка гашыйк булып, шат­ланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәр­бия­ләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булса да, бирешмәдегез, сын­ма­ды­гыз-сыгыл­мадыгыз, намус­лы хез­мәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көн­нәр­дән генә торсын, исән­лек һәм күңел ты­нычлыгы телибез сезгә! Сезгә булган рәхмәт­ләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак — үрнәк, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәла­мәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез! Бер-берегезгә булган җылы хис­ләрегез олыгайган көннә­ре­гездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичер­гән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, ба­лалар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсәгез иде!

Безнең өчен пар йолдызлар

                                            булып,

Күңел күгебездә яныгыз.

Кайгы-сагышларны hич

                                     күрмәсен

Мәрхәмәтле олы җаныгыз.

Авырлыклар аша бергә кичеп,

Шатлыкларны икәү бүлеп кенә,

Пар сандугач кебек көн итегез,

Бер-берегезнең кадерен белеп

                                           кенә.

Иң изге теләкләр белән кызыгыз, улыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз һәм кодагыйларыгыз.

* * *

Самара өлкәсе,

Похвистнево шәһәре

Гаилә Нуркәшиф кызы

Гадыевага – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем! Сине юбилеең белән чын кү­ңелдән котлап, сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, озын гомер те­лим. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәх­мәт сиңа. Киләчәктә язмыш без­не кайгы-хәсрәтләр белән сына­масын, озак еллар бәхет-шат­лыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Рәхмәт сиңа,

                 җаным-җәмәгатем,

Тормыш йөген икәү тартканга.

Сикәлтәле юлларны үткәндә,

Сер бирмәгән өчен ятларга.

Рәхмәт сиңа,

                 җаным-карлыгачым,

Мине аңлап, юлны биргәнгә.

Ир — баш, хатын — муен, диеп,

Тормыш юлын ипләп үткәнгә.

Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,

Гомер буе сабыр булганга,

Сабыр төбе — сары алтын,

                                       диләр,

Шул сүзләрне истә тотканга.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрид.

* * *

Гаилә Нуркәшиф кызы

Гадыевага!

Кадерле әниебез, яраткан әбием! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән кот­лыйбыз. Ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,

Шат күңелле булып гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                           син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Синең йөзеңдәге шатлык нуры

Балкып торсын, мәңге

                                 сүнмәсен.

Изге теләкләр белән кызың Гөлшат, киявең Олег, оныгың Аделия.

* * *

Гаилә Нуркәшиф кызы

Гадыевага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрикләп, корычтай исәнлек, җан ты­ныч­лыгы телибез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шат­лыклы гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп,

Яшә син мәңгелек нур булып.

Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы терәк булуыңа.

Изге теләкләр белән улың Ришат, киленең Гөлназ, оныкларың Артур, Данир.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Рәйсә Зиннәтулла кызы

Ашировага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрикләп, озын, бә­хетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Алдагы көннәрең алтын көз кебек якты, бай, мул булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, намазлар укып, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Әнкәй, әби, диеп әйтер кешең

                                       булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                         була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул,

                         сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Кыз­ларың, улларың, кияү­ләрең, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Челно-Вершины районы,

Совет Нурлаты авылы

Минхәйдәр Исмәгыйль улы Бикбаевка – 80 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңел­дән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Менә тагын бер кыш үтеп

                                           бара,

Якынайтып гомер көзләрен.

Тыныч көзләр килсен, әти,

Котлы булсын туган көннәрең.

Кы­зың Рузалия, киявең Марс, оныкларың Венера, Йолдыз, Рәфис гаиләләре белән.

* * *

Минхәйдәр Исмәгыйль улы Бикбаевка!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр бе­лән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә нык сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, кайгы-хәс­рәт­сез көннәр, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак

                                       булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Котлы булсын, әти, туган

                                         көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Улың Минегәрәй, киленең Гөлсирә, оныкларың Гөлия, Алия, оныкчыкларың Тимур, Руслан.

* * *

Челно-Вершины районы,

Совет Нурлаты авылы

Габделбарый Минегали улы Фәтхетдиновка – 88 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, муллыкта яшәргә язсын.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык

                                         белән

Килеп торсын иде көткәне.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Без теләгән шатлык, бәхет,

                                           әти,

Юлдаш булсын иде сиңа

                                       гомергә.

Изге теләкләр белән кызыңГөлсирә, киявең Минегәрәй, оныкларың Гөлия, Алия, онык­чыкларың Тимур, Руслан.

* * *

Самара өлкәсе,

Красный Яр авылы

Лилия Миргабиҗан кызы

Галиевага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояш­ның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөе­неч­ләргә куанып яшәвеңне телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                     иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Изге теләкләр белән кыз­ларың, кияүләрең, онык-онык­чыкларың.

* * *

Камышлы районы,

Чулпан авылы

Рәфыйка Минегали кызы

Заляевага — 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел ты­нычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                    иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                         син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән улың Әгъдәс, кызың Нурания, киленең, киявең, оныкларың Алисә, Гөлисә, Равил гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рәфгать Мидхәт улы һәм Рәшидә Гыйльметдин кызы Саниевларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әткәебез һәм инә­кәебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне истәлекле бәйрәмегез белән чын күңелебездән кот­лыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, ки­лер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә,

«Балам» диеп, янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                             без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                       булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Кызыгыз Рамилә, улларыгыз Рамил, Рәфыйк, ки­леннәрегез Гүзәлия, Лилия, оныкларыгыз Нәфис, Ильяс, Алмаз, Алсу, Алинә, Наилә.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Мәрьям Минебай кызы

Ашряповага!

Кадерле Марьям апабыз! Ихлас күңелдән сезне юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң кадерле саф теләкләребезне, йөрәктәге хисләребезне җит­керәбез! Бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, иман байлыгы, тыныч картлык телибез. Безнең өчен укыган, кылган догаларыгыз,  биргән киңәшләрегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Аллаһы Тәгалә кылган изге­лек­ләрегезне күреп, җан ты­ныч­лыгы, хәерле гомер насыйп итсен, сәламәтлек бирсен, фәрештәләр һәрчак яныгызда булсын. Киләсе гомер юлларыгыз җыр кебек якты булсын.

Котлы булсын юбилеегыз,

Чиксез шатлык, саулык белән 

Үтсен алдагы көннәрегез.

Якын күрешеп, бергә шулай

                                           яшик,

Бер-беребезнең хәлен

                                   белешик.

Изге теләкләр белән Равил, Рәфисә Миннебаевлар, Ра­ил, Люция, Ренал гаиләләре белән.

* * *

Камышлы районы,

Балыклы авылы

Хәбибнур Газизнур улы

Харизовка – 80 яшь!

Хөрмәтле Хәбибнур! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан ты­нычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризык­ларын татып, үз аякларың белән йөреп, муллыкта яшәр­гә язсын.

Мәңге якты тормыш телим

                                           сиңа,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Күңелдәге шатлык тойгылары

Мәңгегә дә синдә сүнмәсен.

Самарадан авыр чакта аякка бастыручы дустың.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Нәсимә Насыйбулла кызы

Сафиуллинага!

Кадерле киленем, Нәси­мә­кәем, алтын әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын йөрәктән юбилеең белән котлап, нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр тели­без. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Әние­без, картаерга һич тә ашыкма әле! Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Котлы булсын туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет

                                         белән

Үтсен синең килер көннәрең.

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән инәкәең Рәйсә, кызларың Гүзәл, Гөлназ, кияүлярең Рамил, Руслан, оныкларыңӘди­лә, Әмир, Айгөл, Камилла.

 

Просмотров: 780

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>