Салават җиңелде, Филүс җиңде, яки артист халкы футболны ничек уйный?

KSF_9478«ТурнирМикрофон» – эшләре микрофон белән бәйле кешеләрнең үзләрен мини-футбол ярышында сынап карау өчен бер мөмкинлек. Җырчылар, алып баручылар, радиода эшләүчеләр, журналистлар һәм гади тамашачылар «Ак Барс» көрәш сараенда туп типте. Әлеге дусларча уеннан «Татар-информ» хәбәрчесе репортажы.

Фәрит Низамиевсез калган «Алып баручылар» командасы

Әлеге турнир быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Төп оештыручы кеше — алып баручы Фәнил Вакказов. Аның, гомумән, җитешмәгән җире юк. Үзе «Алып баручылар» командасының капитаны, үзе комментатор, үзе турнирны оештырып, җыеп, җитәкләп йөртүче дә. Булган кешедән бар да була диләр Фәнил кебекләр турында.

— Иҗат кешеләре белән футболны болай да уйнаштыра идек. Безне күреп, калган артистлар да тартыла башлады. Аннары шунсына игътибар иттек: безнең арада җырчылар да, алып баручылар да, радиода эшләүчеләр дә бар, ягъни артистлар төрлесеннән җыела иде. Аннары инде, аерым командалар туплап, турнир оештырып була бит дигән фикер туды.

2015 елда беренче тапкыр үткәрдек бу турнирны. Ул елны алты команда катнашты, «Алып баручылар» командасы җиңеп чыкты. 2016 елда командалар саны сигезгә артты. Ул елны «Тамашачылар» командасы отты. Аннары бер ел пауза булды.

Узган ел турнир өченче тапкыр узды. Анда инде яңа дәрәҗәгә чыгарга тырыштык. Узган ел җыелма команда чемпион калды. Җыелма дигәне, баянчылар, биючеләр, гомумән, сәнгать белән бәйле кешеләрдән торган команда.

Быелгы турнир бөтенләй икенче төрле. Аны беренче тапкыр телевизордан күрсәтәчәкләр. Аннары Салават абый да килеп кушылды бит әле. Ул безнең футбол уйнаганны белде дә, үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Аның аша сөйләшүләр алып бару да җиңелрәк. Быел Салават абыйның юбилее да булгач, турнирны аңа багышларга булдык, — диде Фәнил ярышлар турында.

Әйтүемчә, Фәнил оештыручы гына түгел, ә турнирда катнашучы буларак та чыгыш ясый. Ул «Алып баручылар» командасының капитаны да. Команда турында да сорамый кала алмадым, алып баручыларның составына күз салсаң, аларны лидер дип әйтеп була чөнки.

 Команданың күп уенчылары футбол белән даими рәвештә шөгыльләнә. Кемнең ничек уйнагын да чамалыйбыз. Безнең состав иң стабильдер инде. Беренче турнирдан бирле состав бик үзгәрмәде, һаман шул ук егетләр. Турнир алдыннан җыелып әзерләнмәдек. Ел дәвамында бары бергә уйныйбыз бит. Аннары иҗат кешеләрен бергә җыюы да авыр. Елга бер җыелып, шушы турнирны үткәрә алсак, без бик бәхетле булабыз инде, — диде Фәнил.

Кызганыч, алып баручылар һәм алып кайтучылар бу юлы булдыра алмады. Гәрчә, аларның составы иң стабиль булып саналса да. Капкачы — Рамил Шәрәпов, бертуган Вакказовлар гына ни тора! Әле Булат Бәйрәмов та чыгыштырып алды вакыт-вакыт. Ул уйнарга чыккач, Рамил Шәрәпов капкасына гол керттеләр. Бәйрәмов исә кире кереп китте. Үпкәләш-нитеш юк, бәйрәм ич.

— Футболны мин күбрәк карарга яратам. Күбрәк җанатар функцияләрен башкарам, кыскасы. Шәхсән миңа волейбол уены якынрак. Әмма мондый турнирлардан читтә кала алмыйм. «Уйнарга кирәк» дип кызып китәм, тик ул кызулык бик озакка бармый тагын (көлә). Футболны да, баянны да бер төн эчендә генә уйнарга өйрәнеп булмый бит. Ел дәвамында шөгыльләнергә кирәк монда, — диде Бәйрәмов.

Бу елны алып баручыларны Фәрит Низамиев ятим иткән әле. Җырчыларга китеп барган. Низамиев «мощный» уенчы, ул уенның мәгънәсен йөрәге белән аңлый торган кеше, дип аңлаттылар миңа. Шуңа күрә бу бик зур югалту булган икән алып баручылар өчен.

Аннары җиңелүнең тагын бер сәбәбе булып, әйдәп баручы уенчыларның имгәнү алулары да торадыр. Әлеге дә баягы Фәнил Вакказов аягын авырттырды. Ныклап йөгерә дә алмады, тупка типкәндә йөзләре лимон капкан кебек булды. Тик шулай да, уйнап чыкты үзе. «Башкалар уйнаганда ничек инде читтә калсын, йөрәге түзәмени?!» — диде уенның комментаторы Рөстәм Гәйзуллин, Фәнилнең нәрсә уйлаганын белгән төсле.

Шулай да, беренче уенда «Алып баручылар» «Татар радиосы» командасын 4:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Бертуган Илшат һәм Фәнил Вакказовларны «Братья Березуцкие» белән чагыштырдылар хәтта. Тик, икенче уенның җае китте, алып баручыларны Кәрим Тинчурин театры артистлары тар-мар итте. Комментатор да, алып баручы егетләргә карап, Зөлфәт Хәкимнең «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырын искә төшерде.

Футболдан туры спектакльгә

Тинчурин театры артистлары өченче урынны алды. Тешләре белән йолкып алдылар. Кайвакыт көндәшләрен бәреп тә китештерделәр, этеп тә егыштырдылар. Өченче урын өчен уенда Тинчуринлылар белән «Татар радиосы» командасы тартышты. Шунда берсе«Татар радиосы» капитаны Рамил Шәрәфиевнең аягына арттан китереп басмасынмы. Рамил дә җебегән малай түгел инде, сикереп кенә торды да Тинчуринлыны этеп җибәрде.

Арттан килеп, кирәксез һөҗүм ясамыйлар инде алай, җегетләр. Рөстәм Гәйзуллин әйтмешли, алдан басса бер хәл инде. Тинчурин командасы уенчысына сары карточка бирделәр. Берничә минуттан килеп күрештеләр тагын үзләре. Дусларча ич барсы да. Имгәнү алса шунда, Алла Сакласын. Бу җирдә өч тапкыр төкереп куярга кирәк.

Тинчурин театры командасының тренер вазифаларын башкаручы Харис Хөснетдиновегетләргә: «Башларыгызны жираф кебек күтәреп йөрегез!» — дип әйтте. Әллә инде шуңа да башлар бөтенләй иелмәде ул, аптыраган. Тик уеннары матур, өченче урыннары да лаеклы булды.

Тинчурин театры командасы сакчысы Зөлфәт Закировка «Иң яхшы сакчы» дигән исем дә эләкте әле. Тик ул аны үзе чыгып алмады. Тинчуринлылар футболдан туры сәхнәгә йөгергән булып чыкты, руслар әйтмешли, «с корабля на бал». Ә менә Камал театры артистлары, күп кеше уйный торган спекталь көне булу сәбәпле, турнирда катнаша алмадылар, дип әйттеләр.

Тинчуринлылар спектальләрен «во!» итеп уйнап чыкканнардыр дигән теләктә калам.

«Татар радиосы» ның өметләре акланмады

Турнирда татар телендә эшләүче ике радио да катнашты. Берсе — «Болгар», икенчесе — «Татар радиосы». «Болгар» лар, әгәр дә турнирда запастагы уенчылар саны дигән номинация булса, һичшиксез беренчелекне яуларлар иде. Ак футболкаларын киеп, тезелеп бастылар, мин сиңа әйтим. Мини-футбол түгел, гадәти урам футболы дип уйлаганнармы шунда. Шаяртам, билгеле. Бергәләп, җыелып килгәннәр, молодцылар гына.

Тагын бер шәп команда дип уйлаган «Татар радиосы» бөтенләй әллә нишләде. «Алып баручылар»га да, Тинчуринлыларга да оттырдылар «Татар радиосы» егетләре.

Тинчуринлылар белән хәлләр чыннан да кискенрәк иде. Чөнки монда футбол бара дип, радио эшчәнлеге туктап тора алмый бит инде. Шуңа күрә сакчы Фәннүр Фатыйхов туры эфирга китте, ә капкачы Байбулат аягын имгәтте. Ял итеп алыр өчен дә алмаш уенчыларсыз калды «Татар радиосы». Капкага Ленар Гыйләҗев басты, һәм әйбәт басты дияр идем. Тупка да, песи тычканга сикергән кебек итеп, җәһәт кенә сикереп күрсәтте.

Илнар Хөсәенов Тинчурин капкасына гол да кертте әле. Голны «бәйрәм» дә иттеләр. Капитан Рамил Шәрәфиев тезләнде дә, Илнарның аягын икенче тезенә куеп, имеш. аяк кимен чистартты. Нәрсә аңлатканын бик аңлап бетермәдем, тик матур килеп чыкты сыман тоелды. Халыкка ошады инде, көлделәр.

Комментатор Фәнил Вакказов Илнар Хөсәеновны «җиргә иң якын уенчы» дип атады. Үпкәләш-нитеш юк, бәйрәм ич. Бәләкәй буйлы Илнар терекөмеш кебек йөгереп түгел, очып йөрде.

Рамил Шәрәфиев белән күп өметләр багланган «Татар радиосы» командасы турында сөйләшеп алдык. Ул шулай ук бөтен җаны-тәне белән футбол дип хыялланган малай икән. Рамил Аграр университетның җыелма командасында да уйнаган. Әле күптән түгел генә Италиянең Милан шәһәренә «Милан» футбол командасының уенын карарга барып кайткан. Ие, Европага футбол карар өчен генә. «Футбол белән янам. Аның өчен акча җәлләмим», — ди Рамил.

— Кешеләр фаворит дип санаган командалар, гадәттә, төшеп кала да инде ул. Фәнил Вакказов та: «Сез быел өчлеккә керергә тиеш», — дип әйткән иде. Бәлки шул сүз безне күккә күтәргәндер. Тупны аяк белән уйный торган уенда әле үсәргә дә үсәргә. Беркемгә үпкә юк, егетләр, молодцы!

Әле безнең радиода егетләр саны барыбер җитмәгән булыр иде. Шуңа күрә радионың якын дусларын чакырдык. Алар — Илшат Гарипов, җырчы егет Айнур Каюмов һәм радионың «тавышы» Айрат Ильясов. Команда белән бер генә тапкыр очрашып, уйнап карадык. Әле егетләр белән көлешеп тә алдык, чөнки ул көнне бүгенгегә караганда яхшырак та уйнаган идек. Шул да яндыргандыр бәлки. Бүген уен гомумән бармады. Аннары, идән — паркет. Паркетта аяк та шуа, дип сылтап калдырыйк.

Илнар Хөсәенов гол керткәч, ниндидер ишарә ясап, аяк киемен ышкып алдыгыз. Нәрсәне аңлата ул?

— Мин егетләргә әйттем: «Безне тавыш буенча гына таныйлар, әйдәгез берәр нәрсә уйлап табыйк», — дидем. Голны «бәйрәм итү» футболның бер өлеше бит ул. Ә ансы шул секундта уйлап табылган экспромт булды. Мин тезләндем, Илнар аягын куйды һәм мин, имеш, аның аяк киемен чистарттым.

 Дусларча турнир дисәләр дә, берәрсе өчен җан атасыңмы? Әле кайберәүләр дус дип тормый икән монда.

— Әлбәттә, дусларча турнир. Аерым бер команда өчен генә җан атмыйм. Мин матур уен өчен. Монда бит көндәшләр юк. Шул радионы гына алсак та, татар телендә эшләүче ике радио катнаша. Ничек инде без аларның җиңүенә каршы торыйк?

Үзем дә Тинчурин командасы уенчысын сикереп торып этеп җибәрдем әле. Тик бу футбол, футболда кайвакыт хис-кичерешләрне тыеп өлгереп булмый. Шуңа күрә мин берничә секундтан килеп, аннан гафу үтендем. Бер-беребезне аңлаштык. Мәйданда булган, мәйданда калсын инде ул. Әле камералар булгач, без үзебезне тыябыз. Эмоцияләрсез генә уйнау — уйнау булмый инде, ул русча әйткәндә, «только для галочки» була, — диде «Татар радиосы» командасы капитаны Рамил Шәрәфиев.

Өч уенга бер гол кертеп финалга чыккан «Журналистлар» командасы турында

Телевидениедә, газета-журналларда эшләүче журналистлар да бер команда булып җыелган иде. Журналистлар финалга кадәр барып җитте. Финалга кадәр өч уен уйнап һәм бер гол кертеп, дип өстәргә кирәктер. Илья Таһиров гол кертергә дип, ничек кенә, күпме генә талпынмасын, тамашачыларны гениаль голлар белән сөендерә алмады. «Илья хоккей матчларын рус телендә алып бара, чөнки ул русча әйбәтрәк сөйләшә, чөнки аның исеме Илья», — дип тә шаярттылар комментаторлар.

Капитан Алмаз Гафиятов Фәнил Вакказов шикеллерәк кеше. Чөнки бер карасаң, ул туп артыннан йөгереп йөри, икенче карасаң, башка командаларның уенында комментатор булып басып тора, өченче карасаң, операторын ияртеп, микрофон тотып, төп эшен эшләп йөри. Менә ичмасам, булдыралар!

Журналистлар финалда җырчыларны җиңә алмадылар. Ә «Журналистлар» командасының алыштыргысыз капкачысы Җәүдәт абый Абдуллинга «Иң яхшы капкачы» дигән исем бирделәр. Җәүдәт абый матур-матур сейвлар ясап, командасын әллә ничә мәртәбә коткарып калды шул.

Тагын бер команда исә тамашачылар командасы иде. Тамашачыларны ике тапкыр рәттән уйнатып харап иттеләр. Өченче урынга уйнаганда Тинчуринлыларны җиңә алмадылар шуңа. Юк, шуңа гына түгелдер, Тинчуриннар үзләре дә маладеслар, берсүзсез. Тик тамашачылар арасында япь-яшь егетләр түгел, ә урта яшьтәге абыйларның яшен тизлегендә йөгереп йөрүләрен күргәч, шаккатырга һәм сокланырга була иде.

Салаватны да җиңделәр

Быелгы «ТурнирМикрофон» Салават Фәтхетдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. Салават үзе дә команда җыйган. Аны өлкәннәр һәм яшьләрнең катнаш командасы дип әйтеп була. Яшь ягыннан бүтән командалар бер тирәдәрәк тибрәләләр.

«Салават» җыр командасының да уены бармады. Салаватны да җиңделәр, кыскасы. Беренче уенны «Тамашачылар» командасына каршы 0:0 белән исәбе белән уйнап чыктылар. Данир Сабиров: «Миңа шушында гына басып торырга куштылар», — дип, үз капкачылары янына сыешса да, берничә тапкыр көндәшләренең капкасы яныннан да урап килде. Аңа карасаң, көрәшче дип түгел, футболчы икән дип әйтергә була. Чын!

Соңгы уенны «Журналистлар» командасына каршы уйнадылар, җиңә алмадылар. Журналистлар «Салават» командасы капкасы тирәсендә уйнаклап кына торды. Уен беткәч, Данир, Салават абый янына килде дә: «Әз генә калды… җиңелергә», — диде.

— Урамда уйный идек инде футболны. Көрәшер алдыннан уйнадык, җылыныр өчен. Шул гына. Хәзер дә футбол уйнаганым юк. Чакырган өчен генә килдем.

 Салават абый берәр нинди установка бирдеме?

— Капкагызны онытмагыз да, алга барыгыз диде.

 Җиңелсәгез, кирәгегезне бирәм димәдеме соң?

— Юк инде. Бу бит дусларча ярыш. Ничек уйный алдык, шулай уйнадык. Миңа калса, әле яхшы да уйнадык, — диде Данир Сабиров.

Салават абый үзе көлеп карады ярышларны. Бигрәк тә аныкылар уйнаганда. Мактый-мактый сүкте, кыскасы, рәхәтләнеп «җан атты». Бу урында көлә торган смайлик тора дип уйлагыз.

Салават белән бергә Рөстәм Закиров та тавыш ярыларына көч китермәде микән. Аның «Салават» командасында улы Айрат Закиров та уйнады. Аңа Салават «Тамашачы мәхәббәте» дигән номинациядә үзенең махсус бүләген дә бирде.

Ә шулай да Фәнил Вакказов «Салават» командасын мактап алды. «Мин «Салават» командасын алай көчле уйнар дип уйламаган идем. Чөнки Салават Зәкиевичның 60 яшьлек юбилее өченче көн генә булды бит әле», — диде ул шаяртып.

Уенчыларыгыз белән канәгатьме?

Барысы да әйбәт. Бу бит бәйрәм.

 Команданы үзегез тупладыгызмы?

— Юк. Бу аптыраганнан гына килеп чыккан нәрсә. Монда студентлар уйнарга тиеш, кемнең вакыты бар, шул түгел.

Үзегезнең командага уен алдыннан берәр нәрсә әйттегезме? Күрсәтмәләр бирдегезме?

— Юк инде! Күрсәтмә бирер өчен, алар башта уйнарга өйрәнергә тиеш (көлә). Иң көчсез команда безнеке монда. Алай җиңел генә булмый ул. Һәрбер эшкә әзерләнергә кирәк. Ә бүген иң нык әзерләнгән командалар — ул журналистлар һәм җырчылар.

Алар арасыннан кем җиңәчәк дип уйлыйсыз?

— Җырчылар, әлбәттә! — диде Салават Фәтхетдинов.

Әле «Салават» җыр командасы өчен Рифат Зарипов та уйнарага тиеш булган. Дөресрәге, килде ул. Уен беткәч. Финал карарга. Салават аңа карап көлде, «Ояттан качты», — диде, уенчыларын «мактап». Рифаттан җыр җырлаттылар, үзенә күрә «штраф» булды ул аңа. Оста котылды, кыскасы.

Айрат Закировның махсус бүләген дә ул «күкрәк киереп» чыгып алды. Чөнки Айрат Рифатның төркемендә саксафончы булып эшли.

Җырчылар — чемпион!

«ТурнирМикрофон» ның быелгы чемпионнары булып, «Җырчылар» командасы танылды. Кемнән барып сорама, барысы да бер авыздан «Җырчылар җиңәчәк» дип кабатладылар. Чөнки «Җырчылар» командасы быел йолдызлы состав белән уйнады. Турнирның фаворитлары өметләрне аклады.

Яшен тизлегендә тегеннән монда күченүче Риназ Фазлыйәхмәтов турнирның бомбардиры дип табылды. Ул иң күп — тугыз гол кертүче бердәнбер уенчы. Фәнил Вакказов аның уенына: «Риназ шулкадәр тиз чаба, хәтта үзен-үзе куып тота алмый», — дип бәя бирде.

Ә Игорь Дмитриев турында: «Игорь ул безнең Пановка авылыннан. Ул авылда төрмә урнашкан. Шуңа Игорьне бу дөньяда бернәрсә дә куркытмый», — диде.

«Җырчылар» командасында уңышлардан башлар әйләнерлек иде. «Винера Ганиева технологиясе» буенча уйнаучы Инсаф Бәдертдиновка турнирның «Иң яхшы уенчысы» дигән исеме, ә капитан Филүс Каһировка «Иң яхшы капитан» дигән исем бирделәр.

Филүстән уен барышында бу хакта сораган идем. «Бу турыда уйламыйм. Иң беренче чиратта, җиңү кирәк. Һәм бары тик бәйрәм хисе сүнмәсен. Кемнең яхшы капитан икәнен үзләре сайлап алырлар инде», — диде Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров. Ул чакта «Филүс өметләнә, тик ышанмый» дигән фикер калган иде. Бирделәр бит!

— Капитан буларак, мин һәрбер уенчы уйнап өлгерсен дип тырышам. Командада барысы ун кеше, ә уйнарга, капкачы белән бергә, алты кеше генә чыга. Шуңа күрә үзем генә дә уйнамыйм, башкаларны да кайгыртам. Чөнки бу бәйрәм, спорт һәм сәнгать бәйрәме.

Кемнең нинди позициядә уйнаячагын бүген генә хәл иттегезме? Әллә инде күптәннән әзерләндегезме?

— Юк, әллә кайчан билгеләп куйган идек. Тактикаларны да алдан ук уйладык. Быел оештыру ягыннан да ярдәмем тиюенә сөенеп йөрим. Үзем атнага ике тапкыр булса да, футбол уйнап алырга тырышам.

Рубинмы, ЦСКАмы?

— Россия чемпионатында, әлбәттә, Рубин. Минем, гомумән, Мәскәү командаларына җан атканым булмады. Ә дөньякүләм лигаларда миңа беркөнне «Барселона», икенче көнне «Реал», өченче көнне «Бавария» ошарга мөмкин. Мин, гомумән, матур уен өчен, ди — Филүс Каһиров.

Филүскә юкка гына «Иң яхшы капитан» дигән исем бирмәделәр. Ул турнирның иң соңгы голын кертүче уенчы да булды бит әле.

Җырчыларга да ике эшне берләштерергә туры килде. Уен араларында, тамашачылар белән бергәләшеп, җырлашып та алдылар. Бәйрәм ич.

Айрат Ильясов, комментатор вазифаларын башкарып алганда, шундый бер акыллы сүз әйтте, тик үзенчә итеп үзгәртте ул аны. «Җиңү мөһим түгел, иң мөһиме — катнашу», — дигән өч тапкыр җиңелгән команда уенчысы», — диде Айрат. Гел шулай шаярып, көлеп, җырлашып, сөенеп яшәргә язсын. Артистларга да гел сәхнә артында гына күрешергә димәгән бит.

Энҗе ГАБДУЛЛИНА.

intertat.ru

 




Просмотров: 705

Комментирование запрещено