Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне

shaimievБүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек Советы рәисе  Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. 

Бөтендөнья татар конгрессы барлык татар оешмалары  һәм Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез исеменнән Минтимер Шәрип улын гомер бәйрәме белән тәбрик итә, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар тели!

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).

1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1969—1983 елларда —ТАССР-ның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.

1983 елда —ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.

1983—1985 елларда — СБКФ-ның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1985—1989 елларда — ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.

1989—1990 елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.

1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

1994—2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.

2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Русия» партиясенең Югары Советы рәистәше.

Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.

2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.

2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.

Русиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Русия тарих җәмгыяте әгъзасы.

tatar-congress.org

Просмотров: 776

Один комментарий

  1. Гелфия Зейдуллина(Галяутдинова) в пишет:

    Туган кенен белэн, Минтимир Шеймиевич!!! Саулыклы гомер, тыныч картлык телим!