Татар гаиләсе

семья1Үткән елның 21 декабрендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлап уздырылган җыелышта күпсанлы секцияләр эшләде. Бүгенге санда «Татар гаиләсе» секциясе эшчәнлеге белән таныштырабыз.

Секциядә кызыклы чыгышлар күп булды. Мәсәлән, Зубчаниновка бистәсенең “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов тормыштан алынган мисаллар китереп, никах, гаиләдә ир һәм хатын вазифалары, аерылу сәбәпләре турында сөйләде.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия Әюпованың чыгышы да татар гаиләләре булдыру, балаларны милли рухта тәрбияләү турында иде. “Ана телен белеп үскән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. Туган телдә сөйләшү генә аз, балаларны татар халкының көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзерге тормышы белән таныштырырга да кирәк”, — дип, Разия ханым Самарада эшләп килүче “Яктылык” татар мәктәбен мисалга китерде. Шулай ук җирле милли оешмалар, алар уздырган милли бәйрәмнәр, татар концертлары турында сөйләп, бөтен чараларга да балалар белән йөрергә өндәде.

Күпбалалы ана Гүзәл Галимуллинаның чыгышы да сабыйларны милли һәм дини рухта тәрбияләүгә багышланган иде. Ул татар телен өйрәнү өчен заман техникасын — кесә телефоны, компьютер, планшет куллану турында сөйләде. Залда утыручы әниләр һәм әбиләр Гүзәл ханым алып килгән балалар өчен басылган татарча китаплар белән дә бик кызыксындылар.

Самарада хәләл туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова Мәскәүдә һәм Казанда инде ун еллап хәләл туйлар уздырылуы турында белдерде. “Андый туй бик матур уза. Никахлашучыларга шактый акчаларын саклап калырга, вакытларын бушка сарыф итмәскә ярдәм итә.

Бүген Самарада да хәләл ризыклардан әзерләнгән милли туйлар уздыру модага кереп бара. Безнең студия бу тантананы истә калырлык итеп уздырырга ярдәм итә”, — дип сөйләде Әлфия ханым.

Чыгышлардан соң, секция эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, резолюция кабул ителде. Анда: “Самарада балалар фестивальләре, “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, татар модасы конкурслары, тематик кичәләр, Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләр оештыра торган сәнгать һәм әдәбият конкурсларында катнашырга, абруйлы татар галимнәре, педагоглар, табиблар, дин әһелләре, психологлар, күпбалалы аналар белән даими рәвештә очрашулар уздырырга кирәк. Моның өчен барлык татар милли оешмаларының бердәм эш планын булдырып, финанслау сорап, өлкә һәм шәһәр администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә.

Ялгыз аналарга, ятим балаларга, инвалидларга күбрәк игътибар бирергә. Моның өчен меценатларны җәлеп итеп, ярдәм фондлары булдырырга кирәк”, — дип язылган иде.

семья1

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 998

Комментирование запрещено