Әбиләр өебездә еш кунак

iИске Усман авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче ачык йөзле, искиткеч ягымлы, ярдәмчел, олы кешеләргә яшәү дәрте өстәүче ханымнарга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Олы кешенең йә бер җире, йә икенче җире авырта. Бүлеккә дәва алырга чакыргач, йөреп тә булмас инде, дип уйлаган идем. Хәзер социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә дәртләнеп, йөгереп барасым килеп кенә тора.

Ун көн “эх” дигәнче үтеп китте. Гүзәлия Нуртдинова кыш, Яңа ел темасына кул эшләнмәләре ясарга өйрәтте. Матур килеп чыкканда, без сабыйларча шатланабыз, булмаса — боегабыз. Резеда Нуртдинова үткәргән физзарядкалар, төрле күнегүләр кан тамырларын яңартып җибәрде, аяк-куллар шыгырдамый башлады. Зөлфия Хисаметдинованың табышмаклары исә баш миебезгә зарядка булды. Ул безгә шагыйрьләр, язучылар, шулай ук шифалы үләннәр турында сөйләде. Ә Айсылу Садриева телне йотарлык тәм-томнар белән сыйлады. Районыбыз җитәкчеләренә халыкка шундый матур ял оешырулары өчен зур рәхмәт.

i

Олыгайган кешеләргә мәрхәмәтлелек күрсәтү гадәте югалмасын иде. Безнең картлар рәхәтләнеп аралашып ял итә торган шифаханәбезнең ишекләре озак еллар бикләнмәсен, ачык булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Тормышларыгыз гөрләп торсын, гаиләләрегездә иминлек, эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, кайгы-хәсрәт килмәсен. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк!

Иске Усман авылы әби-бабайлары исеменнән Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.

Камышлы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 907

Комментирование запрещено