Камышлыда мәетне ничә сумга  юалар?

4f940da107a1890a0ecca45948dd5ec0Кеше бу дөньяга гомерлеккә килгән сыман яши. Адәм баласы якты дөньяга туа, үсә, укый, эшли, мал-мөлкәт җыя, һәрвакыт каядыр ашыга, чаба, күңеле һаман нәрсәгәдер омтыла. Тик көтмәгәндә генә ул якты дөнья белән хушлашып куя. Бигрәк тә яшьләрнең арабыздан китүе кызганыч. Әйе, өч көнлек дөньяда яшибез шул…

Мәетне соңгы юлга озатырга җыенабыз. Садакалар, кәфенлекләр әзерлибез.  Мәчетләребезгә йөгерәбез,  имамга  кайгыбызны белдереп, озатырга чакырабыз.  Белгәнегезчә, мәетне юуу өчен дә  җаваплы кешеләр бар.

Минем тормыш иптәшем Камышлы авылының 76нчы мәхәлләсенә, ягъни Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеткә мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итеп,  мәетне юышып, иптәшләре белән бергә соңгы юлга озата. Мәрхүм-мәрхүмәләребез тар каберләрендә тыныч ятсыннар…

Миңа бу темага бик күп сораулар бирәләр. Нигә шундый зур бәя (такса) куялар,  күпме бирергә, ничә сум әзерләргә, дип…

Моргта ярдыру, юдыру, Коръән укыту, шулай ук өчен, җидесен, кырыгын үткәрү дә бик чыгымлы. Кемнәрдер юган өчен бөтенләй акчасын кызгана. Ә бит уйлап карагыз әле: үзегез мәетне ничә сумга  юарсыз икән соң?  Моргта  су сиптереп юган өчен  7-8 мең сум  түлиләр. Бар кеше дә  булдыра ала торган эш түгел шул. Мәет юган кешеләргә  Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Кайбер кешегә  бик күп акча бирсәләр дә булдыра алмаска мөмкин.

Мәетне юуу изге эштән санала. Дөрес итеп мәңгелек тәһарәтен алып, кәфенләп соңгы юлга озату — җаваплы гамәл, әлбәттә. Мәет юган кешегә Аллаһы Тәгалә  ризалыгы өчен, дип хәер бирәләр. Электән килгән тиешле  сәдака — билгеләнгән сумма түгел. Аның күләме сорап алынмый. Хәленнән  килгәнчә,  ихлас бирелсен. Фәлән кеше аз биргән, башка кеше күп биргән, дигән сүзләрне ишеттереп йөрүче  кешеләрне Аллаһы Тәгалә кичерсә иде.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1537

Один комментарий

  1. АЛЛАГЫНЫН РЫЗАЛЫГЫ ЭЧЕН дип юырга кирэк