Фәрид Шириязданов: Белмим инде киләчәктә авыл шулай яши алырмы?!

depositphotos_194350340-stock-photo-beautiful-spring-landscape-with-aҖиләк-җимешкә бай һәм кеше кереп югалырлык киң әрәмәләрне аркылыдан-буйга гизеп, Сок елгасы ташып, тирә-як болыннарны диңгезгә әйләндерә торган чакларны да күреп һәм  шуның суында коенып үстек без.

Радио-телевизорлар гына да булмавына карамастан, ямьле һәм истәлекле иде шул безнең балачак. Тик безнең яшьлек елларында гына иң ышанычлы дуслар, иң чибәр һәм ягымлы кызлар булды кебек. Хисләргә, моңга бай заман булганга, ул вакыттагы җырларга әле дә сокланмыйча мөмкин түгел шул.

Үткәннәр урыны белән үкендерсә дә, сагынып, кадерләп искә алырлык хәлләр, вакыйгалар анда бихисап. Әллә инде кеше олыгайган саен истәлекләр белән хисләнеп, шулар белән хозурланып яшәгәнгә болар шулай тоеламы икән?! Юк шул! Юклык, җитешмәүчелек чорларында яшәсәк тә, бәхетле заманга туры килде безнең яшь чаклар!

Тормыш торган саен уңайланып барса да, үткәннәрдә ниндидер серлелек, табигыйлык саклана. Ирексездән Иосиф Кобзон җырындагы:

 “У каждого мгновения свой резон,
свои колокола, своя отметина …”, — дигән сүзләр искә төшә.

Элгәре кешеләр киләчәккә өмет һәм якты хыяллар белән яшәп, тапкан малына чын күңелдән куанып яши белделәр. Туганлык, дуслык, ярдәмчеллек һәм теләктәшлек хисләре саф һәм эчкерсез булган чакларда авырлыкларны  җиңеп, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәде безнең халык.

Хәзер кешеләрдәге комсызлыкны, хөсетлекне һәм күңел бөлгенлеген күргәндә үткәндәге истәлекләр матур бер төш кебек күренә. Алар сагындыра һәм кадерле хатирәләр булып хәтердә сакланалар.

 

Тормышчанлык еллары кайтавазы

Авылыбыз тарихы бит
Искитәрлек икән лабаса!
Иң кызыклы төшләрен тик
Сөйлим әле сезгә охшаса.
 
Тирә-ягын урман каплап,
Аюлар да монда булганнар,
Елгалары төрле яклап
Ярларыннан ташып акканнар.
 
Тирә-яктагы күлләрдә
Ат йөздерә булган малалайлар.
Сулыклары мул булганга,
Әрәмәле булган тугайлар.
 
Урман песиләре булган,
Нарат үскән таулар битендә,
Кыр казлары күлгә тулган,
Бөрлегәннәр пешкән читендә.
 
Исән-имин калган халык,
Интексә дә ачлык-чирләрдән.
Әрәмәгә, Озын Күлгә барып,
Тукланганнар шушы җирләрдә.
 
Кышлар булган каты суык,
Зәһәр булган ачы бураннар.
Язлар килгәч, кышны куып,
Шаулый-шаулый бозлар акканнар.
 
Җәйләр артык кызу булган,
Кавын пешкән таулар битендә.
Халык монда тормыш корган,
Яшәсә дә нужа чигендә.
 
Сокланырлык чаклар булган,
Бик еш үткән никах туйлары.
Урам тулы бала булган,
Шау-гөр килгән елга буйлары.
 
Белмим инде киләчәктә
Авыл шулай яши алырмы?!
Әллә мондый тормышчанлык
Тарихларда гына калырмы?

 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре

 

 

Просмотров: 1108

3 комментариев

  1. Авыл юк инде ул.эш юк, акча юк…эчэргэ бар.сэвит заманында авыл голэп тора иде.ике авыл очен эшлэдек,курше урыс авылы басуда эшлэми идек.эшлэдек ,улмэдек.камазга 70 нче елда килдем.тозедек.тозелеш горли халык эшли ,кунелле яши идек.завод эшли башлагач очэр смена эшли идек.хэзер мескен завод беттем беттем диеп кенэ эшли.акча юк.анын урынына ял куп.эшлэсэн эшлисен .эшлисен килмэсэ ..рэхэт..бигрэктэ яшьлэргэ рэхэт ,ата ана ,эби бабай жилкэсендэ..хэерче песиясе бар шул житэ.

  2. Чөнки өмет бар иде. Илнең киләчәге бар иде. Ә, хәзер, сугышсыз басып алдылар. Талыйлар да, тараталар.

  3. РӘХМӘТ Фәрит!Сугыш елларында тагында авыр булсада—барыбер шатлыклы,кояш нурларына чумган замана иде,син язгандагы тесле.