Иң олуг зикер — ул намаз!

4aec3ceebe4cecba9ca01145b134db2dӘңгәмәбез Самардагы «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин белән.

 
Мәҗлесләрдә Мүхәммәд пәйгамбәр соңгы Пәйгамбәребез дип сөйлиләр.
Бу турыда Коръәндә әйтелгәнме?
 
Коръәннең «Әхзаб» сүрәсенең 40-42нче аятьләрендә болай диелгән: «Мүхәммәд сезнең арагыздагы бер генә ирнең дә атасы түгел.Ул фәкать Аллаһының Рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең соңгысыдыр».
 
Халыкта «Тәсбих» тарту һәм «Зикер» әйтү дигән сүзләр бар. Бу берүк нәрсәме?
 
Берүк.
 
Тәсбих, Зикер -
 
«Сөбхәналлаһ»,
 
«Әлхәмдүлиллә»,
 
«Аллаһу әкбәр»,
 
«Лә иләһә иллаллаһ» дип кабатлаулар керә.
 
Кайсысы олырак?
 
Иң олуг зикер — ул намаз!
 
«Шайтанны дошман күрегез», дигән фикерне ничек  аңларга?
 
Бик гади. Бу «Гөнаһлы эшләрдән баш тарту, игелек кылу», дигәнне аңлата.
 
Бу сезнең сүзме?
 
Бу фикер Коръәннең  «Фатыр» сүрәсендә язылган.
 
Аллаһыдан курку ни белән бәйләнгән?
 
Аллаһы Тәгалә «Фатыр» сүрәсендә болай ди:  «Галим кеше Аллаһының җәзасыннан курка, чөнки ул укыган, белемле. Надан кеше генә Аллаһны бар дип тә белми».
 
Халык телендә: «Үзең казыган чокырга, үзең төшүең бар», дигән әйтем яши. Бу гыйбарә тормыш тәҗрибәсеннәнн чыгып әйтелгәнме, әллә дини чыганакта бармы?
 
«Фатыр» сүрәсенең 43 нче аятендә: «Хәлбуки, кеше үзе казыган чокырга үзе төшә», диелгән. Татар халкының формалашуы Коръән-Кәримгә нигезләнгән. Шуңа күрә Коръәндәге асыл фикерләр еллар белән мәкальләргә күчкән, татар халык педагогикасына әйләнгән.
 
Наил МОСТАФИН белән әңгәмәне Шамил БАҺАУТДИН алып барды.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1193

Комментирование запрещено