Шәфкать Ганиев: «Көрәштә үзебезнең рух, тел — үзебезнеке булырга тиеш»

koresh2Татар көрәшенең асылын саклап калыр өчен нишләргә кирәк? Бу хакта Ижауда яшәүче милләттәшебез – көрәшче, фотограф, журналист Шәфкать Ганиев «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Татар көрәше гади — күтәреп аркага салу

Байтак еллар ирекле көрәш белән шөгыльләндем, әлбәттә Сабантуйларда да катнаштым. Көрәш алымнарына Армиягә кадәр өйрәнгән идем. Армиядә дә көрәштем. Аннан соң тагын егерме ел көрәштем әле, секциядә йөрдем, тренер булып та эшләдем.

Мин үзем авылдан, татарча укыдым, татарча беләм. Хәзер тыңлап торам көрәшчеләрне, алар берсе дә җүнләп татарча белми. Ә бит татарча белмибез һәм җүнләп сөйләшмибез икән, димәк без дөрестән дә телдән читләшәбез.

Әгәр дә икенче милләттәге кеше, безнең көрәшкә кергән икән, ул бит начар түгел, әйбәт. Безнең егетләребез безнең телне, рухны аңлыйлар икән, аларга безнең бабайлардан калган татарча көрәшне ничек тә үзгәртмичә дәвам итәргә кирәк.

Татарча көрәш өчен татар телен белү нәрсәгә кирәк диярсез. Ә бит телне белмәгәч, тарихны да белми дигән сүз. Нәкъ менә татарча көрәш тарихын, аның алымнарын, кагыйдәләрен белмиләр дигән сүз бу. Кызганыч, авыл, я район көрәшчеләре күбесе кагыйдәләр турында уйламыйлар.

Бүгенге көндә икенче төрле алымнарны алыпмы, ничектер, үзләренчә көрәшәләр дип әйтимме соң инде.

Катлаулы кагыйдәләр төрле спорттан алынган минемчә. Татар көрәше гади — күтәреп аркага салу. Без үзебезнең кагыйдәләрне бетермичә, аны татар көрәшендә дәвам итеп алып барырга тиеш. Шулай ук үз телебездә – татар телебездә сөйләшергә тиешбез. Гади нәрсә ул. Бернинди кыенлык юк, катлаулы түгел ул.

Ләкин татар телен камил белгән һәм татар дөньясында яшәгән кеше генә аңлый моны. Менә миңа мәсәлән, көрәшкән чакта, бик кыен вакытымда, бер татар тренеры килде дә: «Улым, тор» дип татарча әйтте. Миңа көч керде шул чакта, шунда мин янәдән чыктым келәмгә.

Көрәштә дә үзебезнең рух, үзебезнең тел, бөтенесе үзебезнеке булырга тиеш. Ә башка телләргә кереп китә калсак та, безгә барыбер, иң беренче телне сакларга кирәк, иң беренче.

Мин тагын шуны уйлыйм, Сабан туен да «Туган тел» җыры белән башларга кирәк. Чөнки ул безнең гимн булырга тиеш. Ә монда әллә нинди җырлар белән башлап йөриләр, ул дөрес түгел. Миндә шундый уй күптән бар инде. Бервакыт ярышларны шулай уздырдык, әйткәч тә «Туган тел»не җибәрделәр.

Татарча көрәштә татар рухы булырга тиеш

Әйе. Татар рухы булган җирдә генә татар көрәше, татар теле була. Без үзебезгә кайтырга тиеш, чөнки без үзебезнең гореф-гадәтләрне югалтабыз, бу бигрәк тә көрәштә күренә инде.

Безнең киемнәр дә гади булырга тиеш. Быел карап тордым, кайберләре махсус киенгәннәр. Баскетболчыларныкы кебек аякларына әллә нинди тез авыртмасын өчен әйберләр дә кигәннәр. Безнең татар халкында алай кимәгәннәр. Кайберләренең хәтта үз-үзләрен тотышлары да вольяжно дип әйтимме соң инде, чирәмгә төкерә, арыган янәсе, су эчеп йөри.

Безгә алай булу килешми, без тыйнак булырга тиеш. Ә бу көрәшчеләр үзләрен артистлар кебек тота. Сабан туенда күргәнегез бармы шулай булганын. Ә бит атаклы көрәшчеләр дөнья кендеге кебек тота үзләрен. Шуны күзәткәнегез бармы сезнең үзегезнең.

Менә шундый үзгәрешләр булган өчен ул миңа ошамый. Безнең халык тыйнак, эшчән, үз телен белә торган матур халык булырга тиеш дип уйлыйм. Үрнәк булырга кирәк. Ә үрнәк булу өчен үзебезнең телне белергә, үзебезчә сөйләшергә кирәк.

Соңгы арада көрәшчеләр, ирекле көрәшчеләр профессиональ дәрәҗәгә җиттеләр дип уйлыйм мин. Мәсәлән, Әгерҗе ягында бервакыт үзем күрдем, алар бары тик үзләренең районыннан профессиональ спортчыларны гына алып килгән иделәр. Алар дөнья чемпионнары — профессионаллар. Ә бит киресенчә алар арасында комбайнчы, тракторчылар булырга тиеш бит инде. Димәк, нәкъ менә иң беренче аларга бирергә кирәк көрәштә урыннар, аларны өйрәтергә кирәк. Ә монда киресенчә.

Ә шәһәрдә яшәүче, русча гына белгәне – ул ирекле көрәш өчен. Ул монда да йөри, тегендә дә йөри, аның бит мөмкинлеге бар. Шуның өчен ул Сабантуйларда профессиональ дәрәҗәдә кирәк түгел. Ул нәрсәсе белән профессионал, билбау көрәше буенча чемпион аңа нигә кирәк?

Безнең татарның үзенең көрәше бар. Казаннан чыкмаса да җитә, нигә кирәк безгә әллә кайларга барырга?

Элеккечә әйтсәк, чын игенчеләр, колхозчылар, аларның бәйрәме булырга тиеш бу көрәш, Сабан туе булырга тиеш. Ә бездә профессиональ туй.

Татарча көрәштә катлаулы кагыйдәләр булмаска тиеш

Татарча көрәшкә ирекле көрәштән кергән кагыйдәләрне үзгәртергә кирәк. Чөнки бу кагыйдәләр дөрес түгел дип саныйм. Минем күргән бар, чыннан да, анда көчсез кеше шул кагыйдәләрне үтәсә, җиңүче булырга мөмкин. Мәсәлән, комбайнчы, ул комбайнда эшли, игенче бит инде, тракторчы мәсәлән, ул каян белсен андый ирекле көрәштән кергән кагыйдәләрне.

Татарча көрәшкә берничә генә кагыйдә кирәк. Кирәк түгел әллә нинди катлаулылар, аны үтәп тә булмый чөнки.

Тагын кешеләр очко белән җиңелеп бара. Юк, очко белән аңламыйм, андый нәрсә юк бездә. Очколар белән дөрес түгел дип уйлыйм мин. Очко белән булганда, ул кешене көрәшмичә ардыра, аннан соң шулай җиңүче булырга да мөмкин ул. Андый нәрсәне күргән бар минем.

Кагыйдәләр бозылмасын өчен, көрәш тарихын белгән бөтен атаклы чын татар көрәшчеләрен җыеп, шул тарихны өйрәнеп, сөйләшеп, татар көрәшенә яңа кагыйдә булдырырга кирәк. Моның өчен иң беренче гореф-гадәткә таянып, бабайлардан сорап, бергә җыелышып, бер уйга килергә кирәк.

Менә быел күрдем, аягындагы борцовкасы чишелгән, тайм күрсәтә көрәшче, күргәнегез бармы?

Минем күргән бар менә. Яки ул үзен-үзе авырттыра да, кул белән җәеп Т хәрефе күрсәтә, тайм. Быел өч тапкыр күрдем мин шундый нәрсәне. Ә ул ирекле көрәштә бар, дзюдода бар, бездә юк.

Ә бит бары тик башка төрле көрәшләрдән, дзюдодан алган билгеләрне, знакларны күрсәтәләр кул белән. Ә татар көрәшендә андый нәрсә юк бит. Шуңа да татар көрәшенә башка көрәш элементлары, кагыйдәләре керә дип әйтергә телим.

Ә бит безнең көрәш ул гап-гади булырга, аңлаешлы булырга тиеш. Анда билбауларын бәйлиләр дә, чынлап көрәшәләр, алар безне ата алмыйлар.

Шуның өчен әйтәм бит, атаклы көрәшчеләр белән, чын татарлар белән сөйләшеп, бер фикергә килергә кирәк. Ә болай без икенче төрле көрәшкә кереп китәбез.

Татар көрәшенә көрәшү ысулларын өйрәтүче секцияләр кирәк

Тагын татарча көрәш кагыйдәлрен барлау өчен чемпионатмы, конкурс кебекме ярышлар уздырырга кирәк дип саныйм. Монда тик татарча белгән, үзебезнең гореф-гадәтләрен аңлаган, авыл егетләреме ул башкалармы, бары тик татар егетләре генә катнашырга тиеш. Бер тапкыр булса да, уздырып карарга кирәк моны.

Татар көрәшчеләре күп бит инде районнарда, шуларны җыеп, чын татарлар белән, чын татарлар арасында гына.

Ә хәзер карагыз әле, Ульяновскида рус малае җиңгән бер елны. Ул бит авыр, аның авырлыгы 150 кг дан артык бит, аны кем җиңсен ди. Шуңа күрә авырлык үлчәмендә дә чикләр куярга кирәк ниндидер. Чөнки, дзюдога йөргән кеше ул, аның весы бар, әлбәттә җиңә.

Татар көрәшен саклар өчен көрәшү ысулларын күрсәтеп, секцияләр ясарга кирәк. Бар бит волейбол, кул көрәше секцияләре. Шуның кебек безнең татар көрәше секцияләрен дә ачарга кирәк, күп итеп. Безнең рухи яктан татарча күренгән, татарча гына көрәш, үзебезнеке генә булсын.

Үзем яшәгән Ижауда да нәкъ шул секция кирәк безгә. Ә ул безнең якларда юк. Оештырырга да уйлаган идек, ләкин кагыйдәләрне белгән кешесе юк. Юк бездә андый кеше.

Әйтәсе килгән фикерем шул иде.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

tatar-congress.org

Просмотров: 831

Комментирование запрещено