«Яктылык» мәктәбе гимназияләр биеклегендә белем бирә

678Һәр узган елга йомгаклау ясау яхшы гамәлгә керә. 2019 ел тарихка керде.  Шул уңай белән Самар өлкә  мәгариф министрлыгы зур күләмле басма әзерләде.  125 битле китапчыкта Самарның барлык мәктәпләре турында  тулы мәгълүмат бирелгән. 

Ничә мәктәп?  Һәр мәктәптә ничә бала укый? Барлык фәннәрдән  балалар ничә балл җыйганнар? Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләр аерым, 11нче тәмамлаучылар аерым исемлектә тупланган.  Укучыларыбызның башларын саннар, баллар белән катырмыйча гына, сүз белән генә мәгълүмат бирергә булдым. 

Самарда 160тан артык мәктәп. Барлык таблицаларны өйрәнеп чыккач, шундый нәтиҗәгә килдем. 

Без урыс мохитендә көн күрәбез. Менә шул баллар урыс телен бик яхшы белмиләр дигән фикер тудыра.  160 мәктәп арасында математика  буенча беренче урында лицейлар.  

«Яктылык»лылар — 9нчы урында торалар!   Бу «Яктылык» мәктәбе өчен зур дәрәҗә!  Урыс теле буенча лицейлар шулай ук алда бара, «Яктылык» укучылары да алардан калышмый.  

Самарның 15 иң көчле гимназияләре,лицейлары исемлегенә мәктәпләрдән тик «Яктылык» кына кергән.

 Шамил БАҺАУТДИН.

tatarlarsamara.org

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 985

Комментирование запрещено