Син бай кәләшме? (Уйлану өчен)

news_27875Илленче-алтмышынчы елларда үзебезнең район, авыл тирәләрендә бирнә әзерләү турында язып, безнең чор кешеләрен бер кузгатып, хәтерләрен яңартып алыйм әле. Яшьләргә дә кызыклы булыр бу тема.

Йортта кыз баласы булган һәр гаилә кызларына 12 яшьләр тирәсендә әз-әзләп бирнә әзерли башлый. Кызның үзен дә бу эшкә җигәләр. Сугыштан соң кибетләргә бераз ситсы тукымалар кайта башлаган чорлар. Ак кәтүкне кулга акча кергән саен, кибеткә кайткан саен өсте-өстенә алалар. Инде йортта 2-3 кыз да булса, кәтүккә хут китә. Башта әни кеше, соңрак кызларның олырагы кечерәген челтәр бәйләргә, чигү чигәргә өйрәтә. Күрше-тирә, таныш-белешләрдән яңадан-яңа бизәкләр күчерәләр. Кибетләргә челтәр сирәк кайта, акча дигәне дә юк.

Тәрәзәгә эләсе челтәрне дә кулдан бәйлиләр. Ул гадәттә дүрт тәрәзәгә бәйләнә. Биш тәрәзәле йортлар сирәк. Әле сине биш тәрәзәле йорты булган егет алам дип торамы? Челтәр тәрәзәнең өске өлгесен генә капларлык итеп, 30-40 сантиметр озынлыкта, киңлеге 80 сантиметр итеп бәйләнә. Челтәрне 10лы, 20ле, бик уңган-булганнар 30-40лы кәтүк җебеннән бәйли. Озын кыш буе керосин лампасы яктысында (әле аның да унлысы булса ярый, күп вакыт җиделе лампа) шулай челтәр бәйлиләр, чигү чигәләр. Чигү өчен мулине җепләре кирәк. Алар да үзебезнең кибетләргә сирәк кайта, тиз сатылып бетә. Аларын Үзбәкстан якларына спекуляция белән йөрүче хатын-кызлар сата. Бу бик зур сер итеп кенә берәр туганың, күршең аша алына.

Инде кирәген алгач, мондый сатучыларны чагучылар, ягъни милициягә хәбәр салучылар да табыла. Ә ул елларда спекуляция җинаять санала, аның өчен утыртып та куялар иде.   Тәрәзәгә челтәр генә түгел, пәрдә дә кирәк әле. Ап-ак гади ситсыдан 80 сантиметр озынлыкта 4 пәрдә тегелә. Чаршау – авыл йорты өчен иң кирәкле әйбер. Хәллерәк кеше аны кызыл, ал, чуар сатинга аллы-гөлле чәчәкләр төшкән материалдан тегә. Чаршауга 10-12 метр тукыма кирәк. Монысын да күбрәк шул үзбәкләр ягындагы берәр туган-тумачага акча җибәреп яки шул ук спекулянтлардан юллыйсың. Менә бит дөнья кая таба үзгәрде. Спекулянтларны хәзер бизнесмен диләр.   Инде килеп, караватка җәймә – покрывало юнәтәсе калды. Ике метрдан озынрак ак ситсыга кулдан бәйләнгән челтәр тегелә. Иренмәгән кеше, хәллерәкләр ике башына мулине җепләре белән чигеп бизәк тә төшерә. Тагын юрган сырдырып куясы бар. Кибеттән ала алсаң, бигрәк тә әйбәт. Кызыл, зәңгәр, яшелдән, баштарак сатиннан, соңрак атластан иде тышлыклары. Аннары чехол кидертү дә модага керде. Тагын күпереп торган ике мендәр. Хәллерәкләр ястык та әзерли. Каз мамыгының бик чутлы вакытлары. Йорт саен 6-7 бәбкә үсә. Ике ана каз калдырсаң, бермә-бер күп була да бит, ике ана казың булса, ата каз да калдырасы була. Ел әйләнәсе асрап, ашатасы да бар бит.  

Бирнә өчен иң кирәк атрибут – сандык. Зәңгәр, кайчак яшел буяулы, юка такталардан, ак калай белән бизәкләп эшләнгән сандыкка да кытлык. Авыл осталарына кулдан да эшләтеп алалар. Соңрак район кибетләренә дә кайтарта башладылар. Аны кайткан көнне үк алып бетерәләр, кибет эченә кертеп тә тору юк. Сандыкка акчасы җитмәгән очракта берсе сандык өстенә утырып сакта кала, икенче туганы авыл буенча туган-тумача, күрше-күләннән әҗәткә акча юллый.  

Әле тагын ике чиләк, көянтә, комган кирәк. Комганны күп вакыт берәр «цинковый» чиләкне боздырып, авыл тимерчелегендә генә ясатып аласың. Көянтә буяр өчен дә буяуның дефицит вакыты. Берәр туганы нидер буяганнан калган буяу савытын кыргалап буяучылар да була иде.  

Санап үтелгән чүпрәк әйберләр сандыкта саклана. Аларны һәр язда кешеләр күрерлек итеп ишек алдына өстәмә баулар элеп, бер тапкыр җилләтеп алалар. Бусы – егетле әти-әниләр өчен эшләнә. Янәсе, күрегез, нинди күп аның бирнәләре, инде кияү генә кирәк…  

Бер кыз үзенә дип әзерләгән бирнәсен ике сеңлесенә биреп кияүгә озаткан. Яшьләр бик тиз үсә бит ул, тегеләрнең «эшләре» ашыгычрак булган. Дөнья бит, элеккеге елларда да сирәк кенә булса да ялгышулар була торган иде. Сеңелнең берсе юри хәйләләгән, монда синең 23 яшькә җиткән апаңның кияүгә чыкканын көтеп утырсаң!..  

Әле тагын кияү буласы кешегә ак бәрән йоныннан перчатка, булачак кайнанага, булса, кайнатага да, күлмәклек, кияүнең туган апа-сеңелләренә, абый-энеләренә яулык, кулъяулык бирәсе, хәлеңә карап, апа-сеңелләрнең ничә булуына карап, шулай ук күлмәклек тукыма бирелә. Су юлы күрсәтүчегә, чаршау-пәрдәләрне элешкән апа-җиңгиләргә дә яулык-кулъяулык бирәсе.  

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.

matbugat.ru

Просмотров: 918

Один комментарий

  1. Хэзер бирнэ дигэн нэрсэ ,кызнын косметичкасында резина белэн сигарет булса шул житэ инде.