Бала — бәхет ачкычы

0003-007-Үткән елның бер көнендә 
Дөньяга туды бала, 
Ул бит — минем оныкчыгым, 
Хәтердә мәңге кала. 

Бу дөньяның матурлыгын 
Күреп үс син, сабыем.
Күркәм холык, тулы иман 
Бүләк итсен Ходаем. 

Гомеремне бирде Ходай 
Шул сабыйны күрергә. 
Һәрбер туган яңа көн 
Рәхәт бирә күңелгә. 

Шатлыкларның зурысын 
Күрергә язсын тагын. 
Исән булып, тату яшәү  -
Шуннан зур бәхет бармы тагын? 


Маһинур БАДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено