Вәсилә Фәттахова турында китап чыкты

vesileТатарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Туган як” җырчысы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында, нибары 36 яшендә, бала тудырганда өзлегү сәбәпле вафат булды.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ханис Хаҗимов күренекле җырчының тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында “Вәсилә Фәттахова” дип аталган китап бастырган. Китапка җырчының туганнары һәм якыннарының, коллегаларының истәлекләре тупланган.

Балтач районында әлеге китапның исем туе булды, дип хәбәр итте “Медиакорсеть”

tatar-congress.org

Просмотров: 763

Комментирование запрещено