Үткән чәршәмбедә Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Туган тел” татар җәмгыятенең чираттагы утырышы уздырылды.
Көн тәртибенә унлап мәсьәлә куелган иде. Шуларның беренчесе – ел саен татар телен яхшы белгән, олимпиадаларда, мәдәни чараларда катнашкан “Яктылык” мәктәбе укучыларына бирелеп килүче премия турында иде. Бу премия Тупли мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләгән Алия Аләветдин кызы Шәкүрова истәлегенә тапшырылып килә. Быел премияне “Яктылык” мәктәбенә генә түгел, өлкә татар мәктәпләрендә яхшы укучы башка татар балаларына да бирү турында киңәштеләр. Аны кемгә бирергә кирәклеген ачыклау өчен укытучылардан һәм иҗтимагый оешма әгъзаларыннан торган махсус комиссия булдырылды, премияне татар теле олимпиадаларында җиңүче балаларга бирергә, дигән тәкъдим дә яңгырады.
Быел Россия халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан исән сугыш ветераннарының исемлеген төзергә, өйләренә барып котларга, сугышта батырлык күрсәткән милләттәшләребезне барлап, алар турында газетага, журналга һәм сайтларга мәкаләләр урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.
“Самар татарлары” журналының һәм “Бердәмлек” газетасының май алды саннары да сугыш батырларына багышланачак. Шулай ук анда “Бердәмлек” газетасының һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең юбилейлары, Бөтенроссия авыл Сабан туйлары тарихы турында да материаллар урнаштырылачак. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтик, быел өлкә авыл Сабан туе Кошки район үзәгендә үткәреләчәк. Аны оештыруда “Туган тел” оешмасы һәм башка милли оешмалар да актив катнашырга әзерләнәләр. Җыелышта быелгы Сабан туйларының графигын булдыру һәм раслау, Тупли авылында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясен үткәрү турында фикер алышу булды.
2020 елгы төп вакыйгалар “Бердәмлек” газетасының – 30 һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллык юбилейлары тирәсендә бөтереләчәк. “Бердәмлек” газетасы, ПАО «ЛУКОЙЛ» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулап, юбилей чараларын уздыруга кереште дә инде. Бүген, мәсәлән, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән берлектә, Сызран китапханәсендә очрашу уздыралар. Шундый очрашулар киләсе атнада Тольяттиның Халыклар дуслыгы йортында, зур татар авылларында да үткәреләчәк. Ә ураза алдыннан Самараның “Родина” скверында “Татар пятачогы” дип аталган зур бәйрәм көтелә. “Аның нечкәлекләре әлегә сер булып саклана, ләкин “Бердәмлек”нең 30нчы туган көне бик тә кызыклы һәм күләмле булыр, дип көтелә”, — дип сөйләде газетаның баш мөхәррире, юбилей чарасын уздыруда милли оешмаларның ярдәменә мохтаҗ булуын искәртеп. “Туган тел” утырышына җыелучылар проектны хупладылар һәм “Бердәмлек”кә ярдәм буенча аерым киңәшмә оештырырга булдылар.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 907