Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: Авылдашыма карлыгачлар каргышы төште

1“Кош оясын туздырган кешенең үз гомере дә фаҗигалы булып, аның тормышы тар-мар килә!” — дигән әйтем бар. Бу хакта балачакта булган бер вакыйга гомергә онытылмаслык булып хәтергә сеңеп калган.

Кечкенәдән үз күңелебезне үзебез күрергә өйрәнеп, тормыштан ямь табарга һәм аның серләренә төшенергә тырышкан дәвердә, безне авыл хезмәте, аның табигате һәм авыл урамы чыныктырып үстерде.

Урам җәмгыятенең үз кагыйдәләре, үз таләпләре дә бар бит. Кемнең кем һәм нинди булачагы да монда кечкенәдән үк ачык күренде. Әлбәттә, алдакчыларга, хыянәтчеләргә һәм мәми авызларга караш һәрвакытта катгый һәм кырыс була торган иде.

Коллективлык рухына яраклашып, дуслыкның кадерен белергә һәм үз дәрәҗәңне хур итмәскә дә безне урам өйрәтте. Ул әле физик яктан да кешедән калышмыйча, шәхес буларак формалашуга да нигез салды. Тик бер үк елгада коенып, бер үк аланнарның җиләкләрен һәм болыннарның какыларын, кузгалакларын ашап, бер гаиләдәй укмашып үссәк тә, язмышларыбыз төрлечә булды шул.

Әлбәттә, бала чакта кешенең кайбер гамәлләре әле аңлап бетермичә, тайпылыш хисләргә генә ияреп эшләнә шул. Ләкин дә ул менә шул ялгышларны төзәтә-төзәтә яшәү тәртибенә, тормышка яраклашырга өйрәнә.  Киләчәктә кешенең уй-фикерләре ничек көйләнә – аның яшәү рәвеше дә шундый була.

Җәмгыятьтәге яшәү тәртибе табигать законнарына нигезләнгәнгә күрә, тормыштагы бар нәрсә дә үзара бәйләнештә тора бит. Кешенең кылган яхшылыгы да, яманлыгы да аның үзенә, үз гаиләсенә, хәтта дәвамчыларына да кире әйләнеп кайтуы – билгеле хәл.

Халык телендәге әйтемнәр, мәкальләр, төрле гореф-гадәтләр – пәйгамбәрләрдән калган мирас дип санала. Шул исәптән,  “Кеше үзенә тиешлесен бу дөньяда булмаса, ахирәттә алачак”, — дигән әйтемнең хаклыгын без әле тормыш барышында да бик еш күрәбез.

Сыналган яшәү кагыйдәләрен санламаган очракта кешене нинди фаҗигалар көткәнлеге дә ул ачык күрсәтә. Мәсәлән: “Кош оясын туздырган кешенең үз гомере дә фаҗигалы булып, аның тормышы тар-мар килә!” — дигән әйтем бар. Бу хакта балачакта булган бер вакыйга гомергә онытылмаслык булып хәтергә сеңеп калган.

Җәй башланган вакыттагы иртәләрдә бабам кулын каш өстенә куеп күккә карый һәм сәер  рәвештә аннан нидер көтә сыман иде. Менә бер көнне  күк йөзен айкап очкан карлыгачлар күренде. Аларны күрүгә бабам кадерле кунаклар каршылаган кебек җанланды. Тиз арада ул бакча башындагы әрәмәдән тал кисеп кайтты һәм кызыл балчык та изеп куйды. Талдан үрелгән читән стеналы һәм башы салам белән ябылган абзарның ишеген зур итеп ачып, читтән генә, карлыгачлар очуын күзәтергә кереште.

Озакламый алар абзар эченә  кереп-чыгып оча башладылар һәм тал яфрагын балчык белән кушып, түбә кыегы астына берничә оя ясап куйдылар. Озак та үтми, оя кырыена тезелеп, чыелдашып утыручы сары томшыклы кош балалары да күренде.

Кошчыкларның ата-аналары көн буена аларга бөҗәкләр ташыганда бабам да  суалчаннар казып кайтып, калай кисәгенә куя һәм дөньсын онытып карлыгачларның авызларын зур ачкан кошчыкларның тукландыруларын күзәтә иде.

Урам берләштергән малайлар төркеменең дә үз тәртибе, язылмаган кагыйдәләре бар бит. Зурмы ул, кечкенәме – һәр җәмгыятьтә ияртүчеләр да, аларга иярүчеләр була. Безнең арадагы лидерлар гадәттә олырак, гайрәтлерәк һәм усалрак та була иде.

Шулай беркөнне әби-бабам мәҗлескә киткәч һәм әти-әниләр эштә чакта миннән берничә яшькә олы булган елгыр малай безгә карлыгач балаларын карарга дип керде. Оядагы кошчыкларны менеп карарга баскычлар алып килеп, төрлечә маташса да, булдыра алмады. Ахырда, мин елап, каршы торуга карамастан, көрәк сабы белән бер ояны бәреп төшерде. Чыркылдап җиргә төшкән шәп-шәрә кошчыклар тавышына кушылып мин дә кычкырып елый башлагач, бу малай тизрәк чыгып сызды.

Йонсыз кошчыкларының бакалар кебек җирдә мүкәләп йөргәннәренә карап, үксеп елаганда бабам кайтып керде. Ул аска сигәнче тал чыбыгы белән кирәкне биргәч, караңгы чоланга бикләп куйды.

Байтак вакыт үткәч безнең лидерыбыз да армиягә барып кайтып, гаилә корды, балалары булды. Тора-бара бу егет чирли һәм кибә башлады. Ахырда аңарда яман шеш таптылар. Билгеле, гаиләсе таркалды. Урыннан тора алмас хәлгә җиткәч, ул әнисе кулына гына калды. Түзә алмаслык авыртулар башланга,ч якыннарыннан берәр пистолет, һич булмаса агу табып кирергә үтенеп сорала иде. Төз гәүдәле, гайрәте ташып торган егет ахырда коры сөяккә калып, озак сызланулардан интегеп, бу дөньядан китеп барды.

Ничек итеп борынгыларның акыллы сүзләренә колак салмыйсың, менә шундый гыйбрәтле хәлләр кисәтү булып торганда!

Иске Ярмәк авылында туып-үскән,

бүгенге көндә Самарда яшәүче Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 1045

Комментирование запрещено