Рөстәм Миңнехановка «Татар халык әкиятләре»нең рус телендәге басмасы тәкъдим ителде

1391311444Китап Рөстәм Миңнехановка ошаган. Аның Инстаграм социаль челтәрендәге язмасы шул хакта сөйли.

Кичә «Иннополис» махсус икътисади зонасында ТР Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татар халык әкиятләре»нең рус телендәге басмасын тәкъдим итте.

«Бу – татар халык әкиятләренең рус телендә нәшер ителгән иң тулы җыентыгы, китапка 140 әкият кергән. Басма өч бүлектән (хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре) тора. Бу – беренче тапкыр 1986 елда дөнья күргән китапның яңартылган басмасы. Китапның тиражы — 3 мең данә. Төзүчесе – Ленар Җамалетдинов, рәссамы – Вадим Малякин», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова.

Китапны нәшриятның фирма кибетләреннән яки tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин. Ул Президентка да ошаган. Аның Инстаграм социаль челтәрендәге язмасы шул хакта сөйли.

«Сәгъдәтшин булдыра, яхшы әкиятләр китабы чыгарган!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсендә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 934

Комментирование запрещено