Татарстан Президенты Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артист исемен бирде

AI3I7168Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт күрсәткән мәдәният һәм сәнгать әхелләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста булып узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт күрсәткән мәдәният һәм сәнгать әхелләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

Республика башлыгы кулыннан «Татарстанның атказанган артисты» исемен татар эстрадасының танылган артисты Ришат Төхвәтуллин алды.

Шулай ук әлеге дәрәҗәле исемгә Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры артисткасы Лилия Низамиева, «Мураками» төркеме солисткасы, Казан дәүләт энергетика университеты эстрада театры җитәкчесе Диләрә Ваһапова, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлинов, «Ворожея» рус җыр театры җитәкчесе Эльвира Калашникова да лаек булды.

Президент «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен рәссам Земфира Бикташевага тапшырды.

intertat.ru

Просмотров: 1246

2 комментариев

  1. Эш hэм тормыш юлы башланган гына эле, барысы да булыр!

  2. Куптэн бирергэ кирэк иде атказанган артист исемен, инде халык артисты бирергэ кирэк!