Өлкә яшүсмерләр китапханәсенең беренче директоры, шагыйрә Разия Гомәр кызы БУКИНАга!

И-ее-страница-есть-в-этом-альбоме-2017-годХөрмәтле Разия ханым!

Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

Сез күп еллар Самарның Ленин проспектында урнашкан Өлкә яшүсмерләр китапханәсе белән җитәкчелек иттегез. Бүген дә бик актив тормыш белән яшисез, матур шигырьләр иҗат итәсез.

d6d05341ea3cКиләчәгегез кояш кебек якты, туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

В Самаре дочь Востока расцвела

* * *

Энҗеләребезне барлап торыйк

“Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВАга!

imageХөрмәтле Җәмилә ханым!

Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

i2И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.