Полиция офицеры булса да, намазын калдырмый

2020-01-28_17-47-23_122Самар шәһәрендә “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле быел 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Илле ел – үзе бер кеше гомере. Ярты гасыр эчендә бу коллектив аша кемнәр генә узмаган!  Кайсын алсаң да — олуг шәхес, милләтебез горурлыгы.

Шундыйларның берсе – Таһир угылы Җәмил Нугаев. 

35 яшьлек Җәмил әфәнде белән якынрак танышу йөзеннән сөйләшеп утырырга булдык.

Мин сине бик еш Самар Җәмигъ мәсҗиденең намазлыгында күрәм. Яшь ирнең динебез Ислам юлында булуы — куанычлы күренеш. Динилекнең чишмә башы кая барып тоташа?

Мин тумышым белән өлкәбезнең атаклы Җылы Җай (Теплый Стан) авылыннан. Динилекнең тамыры тирәннән килә. Әле бабам Исмәгыйл угылы Минсәгыйрь Сатдаров мине үзе белән мәчеткә алып бара иде. Аллаһыга шөкер, мин нарасый чактан «сәҗдәгә» киткән бала.

Ә инде намаз эчендәге аятләрне, сүрәләрне өйрәтүдә әбием Хөсәин кызы Минебаян Сатдарова көч куйды. Аларга чиксез рәхмәтләрем. Дәү әти, дәү әни, әби-бабай тәрбиясен күргән балалар иң бәхетле кешеләр диеп саныйм.

Җәмил, син «бәхет» сүзен яңгыраттың. Үсә-үсә, тормышта каешлана-каешлана «бәхет» кошы синнән очып китмәдеме?

Аллаһыга шөкер, олылар нәсыйхәтен сеңдереп үскән бала югалып калмый. Минем гомерем буенда бәхет кошы куенымда булды.

Самарга күчеп килгәч югары милиция мәктәбендә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамладым. Эчке эшләр идарәсендә җитәкчелек даирәсенә   күтәрелә алдым. Юл хәрәкәтендә патруль хезмәте буенча взвод командиры биеклегенә күтәрелдем.

Җәмил, хезмәт буенча күп кешеләр бәхетле, ә менә гаилә биеклегенә төшсәк ул бәхет чәлпәрәмә килә. Хатыныңнан уңдыңмы?

“Җүләр хатынның мактар”, — дигән әйтем булса да, мин мактыйм. Аллага шөкер, хатыннан уңдым.

Без сине озак еллар буена «Ялкынлы яшлек» концертларында Баш артист буларак та беләбез. Сине котлаганда мин сәхнәдән мондый сүз әйткән идем: «Җәмил, син коеп куйган америк полицае» Халык минем сүзләрне хуплап, дөбердәтеп кул чапты.

Аллаһыга шөкер, мин сәхнәдә дә уңыш тоттым. Шатмын. Сәхнә минем өчен үсеш баскычы булды. Илгиз абый Кәлүч кулы астында зур тормыш чыныгуы уздым.

Җәмил, чәчәктәй вакытын, намазда. Ә бер генә бала үстерәсең. Ә бит Пәйгамбәребез Мухәммәд с.г.в.: «Мин өммәтенең күплеге белән мактанырмын»,- дигән.

Озакка сузмыйча, ул юнәлештә дә эшне башларга кирәклеген төшендем.

 Җәмил Нугаев серләрен Шамил Баһаутдин чиште.

tatarlarsamara.org

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1818

12 комментариев

  1. МәшәАллаһ! Менә бу чын офицер!

  2. Как настоящему мужчине, желаю тебе чтобы нервы и воля были стальными, руки и чувства — сильными, взгляд и шаг — уверенными, а семья всегда была надежным тылом. Желаю и дальше оставаться примером успешности и решимости, эталоном настоящего мужчины!

  3. Мы гордимся таким односельчанином. Прими наши поздравления и глубокое уважение к родителям. Следуй по пути Всевышнего и перед тобой не будет преград. Твои достигнутые цели это награда за веру.

  4. Здоровья, успехов, удачи, всех благ тебе, от души!

  5. Молодчина! Успехов во всем!

  6. Молодец! Так держать!

  7. Молодец! Успехов, достижения поставленных целей, крепкого здоровья!

  8. Молодец,ты наша гордость

  9. Шәп, Җамил! Уңышлар сиңа, дустым! Биек дәрәҗәләргә үсәргә Ходай насыйп итсен !

  10. Ты молодец!!!Так держать!!!Успехов в работе ,благополучия в семье!!!