Өч буын вәкилләре очрашты

EPhRpBjW4AISOiU Иске Усман авылының социаль реабилитация бүлегендә үзенчәлекле һәм кызыклы очрашу үткәрелде. Кичәгә килүчеләр арасында  сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары бар иде. Чара Ленинградны чолганыштан  тулысынча азат итүнең 76 еллыгына багышлану уңаеннан үткәрелде. Истәлекле чарага чыгыш ясарга укытучы Хәйсанова Гөлшат Әзкәр кызы  белән укучылар  килделәр. Шулай бу чара өч буын очрашуына әверелде.

“Блокаданы тар-мар итү көне – Россия тарихында изге көн, Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм каһарманлык үрнәге битләренең берсе 1944 елның 27 гыйнварында ябыла. Шәһәр оборонасы дошманның планнарын юкка чыгара, ленинградчыларны һәм совет сугышчыларын суык­лар да, ачлык та, бомбага тотулар да сындыра алмый”, – дип билгеләп үтте бүлек хезмәткәре Зөлфия Хисаметдинова. 

Балалар зур, матур чыгыш әзерләгәннәр. Ветераннарга  шигырьләр сөйләделәр, жырладылар.

Очрашуда кунакларның сөйләшер сүзләре күп җыелган иде. Алар бик теләп үзләренең, әти-әниләренең  сугыш чорындагы  тормышлары турында искә алдылар, хәзерге матур, рәхәт, тыныч тормышның кадерен белеп яшәүләре турында да әйтергә онытмадылар, балаларга һәм яшьләргә теләкләрен җиткерделәр.

Ленинград чолганышында булган  авылдашлар, аларның  тормышы турындагы хатирәләр белән уртаклаштык.

EPhRpBjW4AISOiUEPhRpAuWsAAPqy3 EPhRpADX4AEWV43

«Сугыш чоры узды. Авырлыклар артта калды. Хәзер бүгенге матур тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, балалар», — диде арабыздагы иң олы тыл ветераны Валиуллин Исмәгыйль абый.

«Безнен балалар, оныклар үсә. Үзебез  сезне тыңлыйбыз, үзебез  алар  турында уйлыйбыз, сезнең белән чагыштырабыз. Сез алар  яшендә урак урган, көлтә бәйләгән. Ә безнең балалар рәхәт тормышта яши, Аллаһыга шөкер. Шуңа сөенәбез. Бәхеткә, ул заман турында балаларыбыз, хәтта без дә ишетеп кенә беләбез. Киләчәктә дә көннәребез аяз булсын, сугыш афәтләре килмәсен иде», - диде бүлек хезмәткәрләре олыларга  сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләп.

Ленинград боҗрасы 900 көнгә һәм төнгә сузылган. Төрле мәгълүматлар буенча, шушы вакыт эчендә 600 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган.   

“Чолганыш  көннәре бөтен дөнья тарихына кешелек рухының бөеклеге, Ватанга тугрылыгы һәм мәхәббәте буларак кереп калды. «Сугыш» сүзе беркай­чан да яңгырамасын иде”, – дип чыгышын тәмамлады  алып баручы.

Бу очрашу балалар күңелендә дә тирән эз калдырыр.

Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы.

Просмотров: 909

Комментирование запрещено