Бәсләр сыра кашка

загруженноеИске Ярмәктә яшәгән Әхмәтгата Ваһаҗ улы МӨХӘММӘТҖАНОВның Волхов фронтында күргәннәрен сөйләве буенча язган шигыремне шушы датага багышлыйм.

Бәсләр сыра кашка, керфекләргә,
Авызымнан чыккан сулышка,
Ике балам белән хатынымны ташлап,
Чыгып киттем мин дә сугышка.
 
Волгоградны азат итү өчен
Әзерлиләр безне дә яуга…
Өстебездә – шинель һәм ботинка,
Түзеп булмый һич тә суыкка.
 
Ачтан туң бәрәңге кабыкларын
Шинель кесәсенә тутырдым,
Балаларны ачтан үтермә дип,
Хатыныма хат язарга утырдым.
 
Без өйрәндек мылтыктан атарга,
Окоп казып, ничек ятарга,
Пулеметны шул окопка куеп,
Фашистларга төзәп атарга.

Волгоградтан вагоннарга
төяп,
Бик ашыгып алып киттеләр,
Мәскәү калабызны узгач кына,
Ленинградка, диеп әйттеләр.
 
Төнгә каршы фашистлар ут ачты,
Волхов елгасының ярыннан.
Шуышып чыгып та булмый,
Күбебез батты, бозы ярылгач.
 
Командирым һәлак, башына тигән,
Боз өстеннән шуып үткәндә.
Миңа да эләкте дошман “күчтәнәче”,
Яр буена чыгып җиткәндә.
 
Командирның истәлеге итеп,
Бил каешын алып бәйләдем.
Портянкамны алып ботинкамнан,
Үз ярамны үзем бәйләдем.
 
Дошман дзотларын шартлатканда,
Канга батып кызыл таң атты.
Волхов елгасында су калмады –
Бозны тишеп, саркып кан акты.
 
Госпитальдә озак дәваландым,
Бронь алып кайттым авылга.
Алтмыш сигез яшькә кадәр тугры булып,
Хезмәт иттем татар халкыма…

 

Тәлгать ВАҺАҖЕВ,  Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1146

Один комментарий

  1. Бик эчтәлекле язылган, вакыйга күз алдына килә- искә төшә сугыш кырында ятып калган абзыйлар-туганнар, шулай ук исән кайткан туганнар-авылдашлар. Рәхмәт сезгә—Аяз күгебез өчен.