Гөлнара Сабирова Уразовага: «Сүзегезне уйлап, үлчәп эшләргә өйрәнергә вакыт!»

dFLhNEAdGigҮләксәдән мәзәк ясап йөргәндә дә, сәяси белдерүләр ясаганда да ул әйберләрне интернет киңлекләренә беренче булып сез үзегез чыгарасыз, дип яза журналист.

«…бер тәүлек эчендә Гүзәл Уразованың татардан — башкортка, башкорттан татарга әйләнүен күргәч, дәшми кала алмадым. Тик сүзем милли мәсьәлә турында түгел. Әлеге хәлнең килеп чыгуына янә журналистларны гаепләде Гүзәл. Янәсе, аның популярлыгыннан файдаланып рейтинг ясыйлар. Ну күпме була инде!!! Сез эфирдан чыкканчы сүзегез, гамәлегез дөньяга тарала торган заманда сүзегезне дә, эшегезне дә уйлап, үлчәп эшләргә өйрәнергә вакыт!

Җырчылар гына түгел, кайбер рәсми вәкилләр дә нидер әйтәләр дә тотыналар журналистны гаепләргә: «мин алай әйтергә теләмәгән идем», «мин алай уйламаган идем» — «әнә теге микрофонлы, камералы адәм шулай китереп чыгарган». Ну шул микрофонлы кешене, кайчан телепат булырга һәм бәгъзе адәмнәр теләгәнне генә сөйләргә, язарга өйрәнә инде!

Җәмәгать, без сезнең исемнән ниндидер гамәлләр кылмыйбыз, сезнең исемнән сөйләмибез! Без сез сөйләгән сүздән, сезнең эшләрдән информация ясыйбыз (кайбер коллегалар артыгын да мавыга, тик монысы башка тема. Кәефем булса, бер язармын).

Ә сезгә, хөрмәтлеләр, талантлылар, атказанганнар, халыкныкылар һәм, гомумән, халык таный торган кешеләр, уйлабрак эшләргә вакыт. Үләксәдән мәзәк ясап йөргәндә дә, сәяси белдерүләр ясаганда да ул әйберләрне интернет киңлекләренә беренче булып сез үзегез чыгарасыз! Ул видеоларны, фотоларны төшерәсез, монтажлыйсыз, ә аннан инде, халык реакциясен күреп, гаеп атар кеше эзлисез. Акча эшләргә өйрәнгәнсез икән, сүз белән дә идарә итәргә өйрәнегез! Бәлки кайберәүләрегез төптән үк уйлап бетермәсә дә, сез җаваплы хезмәттә, халык зәвыгын дә тәрбияләргә тиешле кешеләр. Бөтен сәхнә вәкилләре (һәм сәхнә генә дә түгел) турында түгел сүзем, шөкер, уйлап, аңлап эшләүчеләр күп, шулардан үрнәк алсак иде. Ә журналистка гаеп атмагыз!!!» — дип язган ул.

«Бик дөрес язылган. Башта нидер әйтәләр, аннары акланалар!»

«Чама хисен югалта баралар артистлар»,

«Шәп әйткәнсез!»

«Сәнгать кешене тәрбияләргә тиеш…» — дигән фикерләр калдырганнар Инстаграмда.

intertat.ru

Просмотров: 927

Комментирование запрещено