Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Гомер аты»

etapy-zhizniСабый туа якты дөньяга, 
Ак биләүгә аны салалар.
Ата-ана, якын туганнар 
Бу сабыйны көтеп алалар. 

Балачакны артта калдырып, 
Сиздермичә җиткән үсмер чак. 
Ә шулай да сихри балачак 
Мәңге күңелеңдә калачак. 

Ә ул яшьлек - үзе серле дөнья, 
Аның хисен кемнәр тоймаган. 
Капка төпләр, кичке уеннар, 
Мәхәббәттән кемнәр көймәгән. 

Алга атлый аның гомер аты, 
Сиздермичә еллар үткәнен. 
Алда аны аклы-каралы 
Олы тормыш юлы көткәнен. 

Гомер юлы ләкин төрле була, 
Кемне кайда тарта язмышлар. 
Кемне бәхет, кемне хәсрәт көтә, 
Язмышлардан юк шул узмышлар. 

Ә бу кеше һәрчак бәхет көтә,
Язмыш сукмакларын үткәндә. 
Олы бәхет — пар канатың булу 
Гомер йомгакларын сүткәндә. 

Бәхет көтеп, рәхәт тормыш эзләп, 
Кайда йөрми әдәм баласы. 
«Олы бәхет — туган җирдә», — диеп 
Әйткән аңа ата-бабасы. 

Гомер аты һаман алга бара, 
Бу кешенең гомер уртасы. 
Сабыйлары үсте шау-гөр килеп, 
Башлы-күзле инде итәсе. 

Тормышлар мул, әллә шуңадамы 
Сизелми дә еллар агалар. 
Әле генә үзе сабый иде. 
Инде көзләр ишек кагалар. 

Гомер аты, кайда ашкынасың? 
Ярсымачы, бераз сабыр ит. 
Оныкларны әле күтәрәсе, 
Үстерешәселәр килә бит. 

Картлыкта да насыйп булсын әле: 
«Саумы тормыш», — диеп дәшәргә. 
Балаларның бәхет-шатлыкларын 
Уртаклашып бергә яшәргә. 

Тиз үтә шул кеше гомерләре,
Гомер бит ул — бары бер мизгел. 
Бүләк булган шушы гомереңнең 
Кадерләрен белеп яши бел. 

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено