Алинә Заһитова җанатарларын үпкәләткән

news_28014Бу көннәрдә Алинә Заһитова боз шоуларында катнаша. Доброградта узган тамашада ул фанатлар белән аралашмаган.

Килешү буенча шоу ахырында чыгыш ясап, аннан соң бозда калырга һәм җанатарлары белән аралашырга тиеш булган. Әмма аралашу килеп чыкмаган, кереп киткән.  

Шоуга халык төрле шәһәрләрдән махсус килде. Үпкә сүзләрен социаль челтәрләрдә белдерәләр. Алинә матбугат очрашуында да катнашмаган.

Югыйсә аның фамилиясе язылган табличка өстәлгә куелган булган. Соңыннан аны алып куйганнар. 

matbugat.ru

Просмотров: 977

Комментирование запрещено