Казанның СОлНЦе мәктәбен прокуратура тикшерәчәк

(18)Прокуратура мәктәптә укыту телләренең федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен ачыклаячак.

Казанның Вахитов районы прокуратурасы СОлНЦе мәктәбенә тикшерү җибәрә. Ул 6 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Бу турыда мәктәпнең мөдире Павел Шмаков хәбәр итә.

Шмаков социаль челтәрләрдә бүлешкән документтан күренгәнчә, прокуратура тикшерүенең максаты — мәктәптә белем бирү телләренең федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен ачыклау. Шулай ук мәктәптәге вазифаи затларның үз вәкаләтләрен үтәгәндә канун бозуларын кисәтү, ачыклау, аларны булдырмау өчен чаралар күрү дип тә күрсәтелгән. Хатта шулай ук бу тикшерүнең Татарстан прокуратурасының 28 гыйнварда чыгарган 21-24-2020 санлы биреме нигезендә уздырылуы да әйтелә. Аны Казанның Вахитов районы прокурор ярдәмчесе Альбина Мирзанурова уздырачак диелә. Хатка Вахитов районы прокуроры урынбасары Нияз Мотыйгуллин кул куйган.

Берничә көн элек Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсен тикшерү һәм контрольдә тоту департаментының республика мәктәпләренә яшерен хат җибәрүе турында хәбәр таралды. Анда ана телен укытуга бәйле прокурор тикшерүләре узачагы әйтелгән.
Хатта шулай ук мәктәп мөдирләреннән ана телен укытуны ике тапкырга киметәчәк бердәм укыту планын кабул итү сорала дип сөйләгән иде Азатлыкка Павел Шмаков. Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпләргә бернинди дә яшерен хат җибәрелмәде дип белдерде.

azatliq.org

 

Просмотров: 551

2 комментариев

  1. шулай инде татар узенен телен добровольно юкка чыгара нечем вам гордится братья татары без языка вы не татарстан

  2. Казандагы мэктэблэрдэ татар телен саклап калган бердэн бер мэктэб директоры. Ана КАзан шэхэренен уртасында хэйкэл куерга кирэк хэм Дэулэт Думасына депутат булырга тиеш !!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>