Татарские активисты требуют от властей провести День герба Татарстана / Татар яшьләре Татарстан туграсы көнендә тантаналы чаралар уздыруны таләп итә

B928C8A9-07B9-4A65-9842-C5C94A04742A_cx2_cy26_cw87_w1023_r1_sСоюз татарской молодежи «Азатлык» требует от Министерства культуры РТ проведения «широкомасштабных мероприятий в День герба Татарстана».

Соответствующее письмо они направили на имя министра культуры республики сегодня утром. Об этом «Idel.Реалии» рассказал председатель Союза Наиль Набиуллин.

«7 февраля — памятный день республики Татарстан. Ровно 28 лет назад в качестве одного из государственных символов республики Верховным советом РТ был принят белый барс. Сегодня очень важно популяризировать государственные символы РТ, в то числе герб для повышения национального самосознания, повышения чувства уважения к государственным символам РТ, воспитанию чувства гордости за республику. К сожалению, день герба Татарстана незаслуженно забыт», — отмечают активисты.

«Азатлык» уже 10 лет самостоятельно проводит акции в День герба — раздают флажки с ним и другие атрибуты (магниты, значки), проводят тематические вечера. «Но у нас нет возможностей проводить день герба на республиканском уровне», — пишут они.

Активисты напоминают, что в этом году Татарстан отмечает 100-летие ТАССР и 30-летие принятия декларации о государственном суверенитете. «Поэтому, пришло время исправить ошибку, необходимо широкомасштабно ежегодно проводить мероприятия в День герба Татарстана и активно освещать информацию об этом в СМИ», — уверены они.

idelreal.org

***

«Азатлык» татар яшьләре берлеге Татарстан мәдәният министрлыгыннан республика гербы көнен зурлап уздыруны таләп итә.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге Татарстан мәдәният министрлыгы республика туграсына багышлап зур күләмле чаралар уздырырга тиеш дип саный. Шундый таләп куеп, алар министрлыкка хат юллаган. Бу турыда активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

«28 ел элек 7 февральдә Татарстанның канатлы барс төшерелгән рәсми туграсы кабул ителгән. Бу – республика тарихында истәлекле вакыйга. Бүген Татарстанның дәүләт символларын популярлаштыру бик мөһим, шул исәптән туграны да, чөнки ул милли үзаңны күтәрү, Татарстанның дәүләт символларына хөрмәт уяту, республика белән горурлык хисе тәрбияләүгә хезмәт итә», диелгән хатта.

«Азатлык» берлеге 10 ел дәвамында ел саен тугра көнен билгеләп уза, алар Казан урамнарында узгынчыларга герб төшерелгән кечкенә әләмнәр, магнит, түштамгалар өләшә. Шулай ук республика дәүләт туграсына багышлап кичәләр дә ясый. «Ләкин безнең герб көнен республика күләмендә уздыру мөмкинлеге юк», дип язган активистлар.

Алар шулай ук быел Татарстан АССР оешуга 100 ел, республиканың суверенитеты турында декларация кабул итүгә 30 ел тулуын да искәрткән. «Шулай булгач, ялгышны төзәтергә вакыт җитте, ел саен Татарстан туграсы көнен зурлап уздырыру зарур һәм моны матбугат чараларында актив яктыртырга кирәк», дип белдерә яшьләр берлеге вәкилләре.

azatliq.org

Просмотров: 820

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>