Газета язмышы халык кулында

IMG_4622Иҗат кешеләре генә хез­мәтләрен­нән, хәтта командировкалардан да ләззәт ала торгандыр, мөгаен. Менә “Бер­дәм­лек” газетасы хезмәт­кәр­ләре һәм “Ял­кын­лы яшьлек” халык ансамбле артистлары да өлкәбезнең төрле шәһәр-авылла­рында яшәүче мил­ләттәшләребез белән очрашулардан күңел күтәренкелеге, бары тик шатлыклы хисләр генә алып кайталар. Сүз газетаның 30 еллыгы һәм ансамбльнең 50 еллыгы кысаларында уздырылган чаралар турында бара.

1 февральдә юбилярлар Тольяттига һәм Ставрополь районының Выселки авылына барып кайттылар. Кемгә ничектер, ә безнең өчен бәйрәм, автобуска төялешеп, “Чайка” мәдәният сарае каршыннан кузгалып китүгә үк башланды. Ял көненең иртә таңы димәссең, берсе дә йокламый. Яшьләр көлешә, ә олылар сөйләшәләр, “Бердәмлек” газетасының чишмә башында торган хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов та төрле мәзәк хәлләр турында сөйләп көлдерә. Менә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Шамилә Ибраһимова: “Әйдәгез, репетиция ясап алыйк әле”, — дип җыр сузып җибәрде. Аңа ирле-хатынлы Али һәм Мәрьям Асановлар, Венера Рәхимова кушылды.  Алда утырган Альбина Мәхмүтова белән Айрат Сәлимов та әкрен генә “Солдатлар” җырын көйләп баралар. Берсеннән-берсе моңлы, йөрәккә үтеп керерлек җырларны автобус йөртүчебез Андрей да тын да алмый тыңлый. “Кара ничек күңелле. Ә Фәнил белән Искәндәр (“Ялкынлы яшьлек солистлары Фәнил Зыятдинов һәм Искәндәр Әхмәтов) үз машиналарында киттеләр. Безнең белән барган булсалар, тагын да ямьлерәк булыр иде”, — дип аталарча кайгыртты ансамбль җитәкчесе Илгиз Колючев. Әнә шулай җырлый-җырлый, сөйләшә-көлешә, сә­гать ярымлык юл үткәне сизелми дә калды.

Самаралылар автобустан төшәргә дә өлгермәделәр, бу чараны оештырырга ярдәм иткән “Бердәмлек”нең Тольяттидагы штаттан тыш хәбәрчесе Зөлфия Галиханова йөгереп чыгып, барысын да кочаклап алды. “Ничек килеп җиттегез? Шәһәр буенча адашып йөрмәдегезме?” - дип сораша башлады. Халыклар дуслыгы йортына килеп керүгә үк журналистлар һәм артистлар үзләрен көтеп алынган кунаклар итеп хис итә башладылар. Шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ислам Гомәров, аның ярдәмчесе Алия Мусина һәм оешма активистлары аларны җыр-бию һәм чәкчәк белән каршы алдылар. 150 урынлы тамаша залы шыгрым тулы булуын күреп, бердәмлеклеләрнең һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларының күңелләре тагын да күтәрелеп китте.

Очрашуның беренче өлешен “Бер­дәмлек” газетасының баш мө­хәррире Эльмира Варфоломеева ачып, бу юбилей туры ПАО “Лукойл” гранты акчасына оештырылуын белдерде. “Газета укучылары белән якыннанрак танышасы, газетабыз турында фикерләрен беләсебез килде. “Бердәмлек” газетасын ничек тагын да кызыклырак итәргә? Бәлки электрон вариантын да ясарга кирәктер? Шул сорауларга җавапларыгызны, киңәшләрегезне ишетергә телибез. Тәнкыйть сүз­ләрен дә кабул итәбез”, — дип Эльмира Мөгәммәр кызы тольяттилы­ларны ирек­ле микрофон рәвешендә аралашуга чакырды. Залда утыручылар арасында “Бердәмлек” газетасы укучылары шактый булып чыкты. Алар, басмага югары бәя биреп, һәр шимбәдә аны көтеп алулары турында сөй­ләделәр. “Газетаны беренче саныннан яздырып алып киләм. Файдалы киңәшләрне, гыйбрәтле хикәяләрне, өлкә татарлары тормышында булган яңалыкларны яратып укыйм. Аеруча “Кыйбла” кушымтасын яратам”, — дип сөйләде Зөһрә апа Галиуллина.

Идеал Галәветдинов тольяттилыларны газетаның тарихы белән таныштырып үтте. “Бердәмлек”нең беренче санын беренче баланы көткән кебек көтеп алдык. Самара татарлары өчен бу бик мөһим вакыйга иде. 30 ел буе бертуктаусыз чыгып килгән милли басманы югалтсак, бу милләтебезне югалтуга таба зур адым булачак. Газетаның язмышы бүген халык кулында”, — дип сөйләде Идеал әфәнде. Зөлфия Галиханова да өлкә татар газетасының милләтебезне, ана телен саклап калуда мөһим ролен ассызыклап, якташларын милли басмага даими язылып торырга өндәде. 

Чарада бүләкләүләр дә булды. Эльмира Варфоломеева төрле елларда “Бердәмлек” редакциясе белән хезмәттәшлек иткән тольяттилыларга, бу очрашуны оештыруда актив катнашкан  милли оешма активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Ислам Гомәров та “Бердәмлек” редакциясенә һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә Тольятти мәчете турында китаплар бүләк итте. Шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе  каршында шөгыльләнүче балалар төркеме (җитәкчеләре Алия Мусина) һәм Зөлфия Галиханова җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле артистлары да музыкаль бүләкләр әзерләгәннәр иде. Тольяттилы Мәсгуть Хәй­буллинның чыгышы тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Очрашуның икенче өлеше “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле концерты белән дәвам итте. Җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән, көчле алкышлардан зал гөр килеп торды. Концерт тәмамланып, тамаша залы бушагач та, самаралылар күңелле эмоцияләр һәм тәэсирләрдән тиз генә айный алмадылар, рәхмәтләрен әйтә-әйтә, озын-озак итеп хуҗалар белән хушлаштылар.

Шуңа да бердәмлеклеләр һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары Выселки (Сускан) авылы Мәдәният йортына соңгарып килеп керделәр. Халык аларны түземсезлек белән көтә иде инде. Бичара Мәдәният йорты җитәкчесе Анжелика Савчук ишектә кунакларны күрүгә: “Ниһаять, килеп җиттегез! Әбекәйләребез көтә-көтә зарыгып бетте. Җырлашып та, биешеп тә туйдылар инде”, — дип җиңел сулап куйды. “Бердәмлек”нең баш мөхәррире, халыкны тынычландырырга дип, өске киемен сала-сала сәхнәгә йөгерде.

Выселки авылы татарлары кунак­ларны кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Тик кызганычка, 2 меңгә якын татар яшәгән авылда “Бердәмлек” газетасын санаулы кешеләр генә яздырып ала икән. Сораша торгач, җирле мәктәптә татар теле дәресләре күптән укытылмавы ачыкланды. Хәтта факультатив рәвешендә дә татар теле керми. “Ата-аналар балаларны өйдә укытырга теләп, минем репетитор булуымны соралалар. Тик яшем олы бит инде, балалар белән шөгыльләнә алмыйм”, — дип уфтанды элек татар теле укытучысы булып эшләгән Клара Сирачева. “Милләтебезнең киләчәге балаларда. Аларны ана телендә сөйләшергә генә түгел, укырга-язарга да өйрәтергә кирәк”, — дип үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләргә өндәде Эльмира Варфоломеева.  Выселки авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиев, авылдашларын якларга теләгәндәй: “Бөтенләй ачуланып ташламагыз инде. Авылда катнаш никахлар күп булса да, Аллаһыга шөкер, татарлыгыбызны югалтмадык. Ел саен Сабан туе уздырабыз, Тольяттидагы чараларда актив катнашабыз. Мәдәният йортында да төрле бәйрәмнәргә карата татар телендә чаралар уздырылып тора. Монда инде Мәдәният йорты мөдире Анжелика Савчукның өлеше зурдан”, — дип сөйләде. Анжела ханым турында Зөлфия Галиханова да күп җылы сүзләр әйтте. “Аның әнисе рус, әтисе татар милләтеннән. Ә үзенең күңеле 70 процентка татар. Анжелика Гали кызы Мәдәният йортында милләттәшләребез өчен төрле милли чаралар уздырып тора, үзе дә татарча бик матур җырлый. Мин аңа Мәдәният йортында татар театры түгәрәге оештырып җибәрергә киңәш итәр идем. Театр — телне өйрәнү өчен бик яхшы мәйдан”, — дип сөйләде ул.

Чара шулай ук бүләкләүләр, ялкынлы чыгышлар белән дәвам итте. Ә соңыннан тамашачылар рәхәтләнеп Тольяттиның “Идел” һәм Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбльләре концертын карадылар. Милли хәрәкәт активисты, җирле шагыйрә Фәүзия Гайнетдинова бу чарага махсус язган шигырен укыды. Аның чыгышы да кайнар алкышларга күмелде.

…Автобусыбыз Выселки Мәдәният йорты яныннан кузгалганда караңгы төшкән иде инде. Журналистлар һәм артистлар, шулай ук җырлый-җырлый, сөйләшә-көлешә, Самарага кайтып җиттеләр. Ә күңелләренең бер өлеше Тольятти һәм Выселки татарлары белән калды. Ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл милләттәшләребез белән тагын очрашырга, аралашып яшәр­гә язсын. Ә “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре Высел­ки авылы турында тулырак мәкалә язып чыгарга булдылар. Аны газетабызның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Тольятти һәм Выселки авылында яшәүче милләт­тәшләребез белән оч­рашуны оештыруда “Бердәмлек” газе­тасының штаттан тыш хәбәр­чесе, “Идел” ансамбле җитәк­чесе Зөлфия Галиханова бик күп көч куйды. Моның өчен аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ислам Гомәровка, өлкә һәм Тольятти шәһәре Халыклар дуслыгы йорты, Выселки авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиевка һәм авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Анжелика Савчукка да рәхмәтләребез чиксез.

 Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 960

Комментирование запрещено