«Казан» ансамбле бию студиясе Бөтенроссия конкурсында Гран-при яулаган

Screenshot_2020-02-05-16-59-20-962_com.instagram.androidУнике кыздан торган бию коллективы татар һәм авар халык биюләрен тәкъдим иткән.

Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» ансамбленең бию студиясе Ижевскида үткән «Италмас приглашает» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә Гран-прига лаек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты, педагог Дамира Гайнетдин хәбәр итте.

«Әлеге халык биюе мәктәп-студияләре укучылары фестиваленә чакыру аша бардык. Татарстаннан үзебез генә идек. Бию коллективлар Россиянең җиде шәһәрләреннән килгән иде. Санкт-Петербург, Сыктывкар, Краснодар, Архангельск, Марий Эл, Чиләбе һ.б. Мин барлыгы өч төркемне укытам, конкурста катнашканнары — унике-унөч яшьтәге кызлар иде», — диде ул.

Дамира Гайнетдин жюри әгъзасында Төньяк Осетия-Алания Республикасының халык артисты, балетмейстер Владимир Моисеев булганын әйтте. «Көндәшләребез көчле иде. Кубан казак хоры студиясен генә алыйк, алар Россиядә дан казанган коллективлар. Шунысы кызык: башка бию төркемнәрендә малайлар да, кызлар да катнашса, бездә бары тик унике кыз гына чыгыш ясады», — дип сөйләде ул.

«Казан» ансамбленең бию студиясе традицион татар һәм авар халкы биюен тәкъдим иткән. «Соңгы мизгелгә кадәр Гран-при яулый алырбыз дип ышанмадым. Барлык бию коллективларыннан да көчле чыгыш булып Чиләбе мәктәбеннән катнашучылар булды дип уйлыйм. Алардан җитмеш кеше Урал бию белән шаккаттырды. Әлеге коллективка да Гран-при бирелде. Шуңа күрә конкурентлык бик көчле булды», — диде педагог.

«Бу — безнең беренче конкурсыбыз гына түгел, кая гына барсак та, программабызда татар халык биюләрен тәкъдим итәбез. Мәдәниятебезне күрсәтү — үзе бер горурлык. Ижевскида татар хореографиясен беләләр, аның белән кызыксыналар. Костюмнарыбызга, бию хәрәкәтләребезгә сокланып карадылар. Вакытны файда белән үткәрдек», — диде Дамира Гайнетдин.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 951

Комментирование запрещено