“Татар хатынын эш куркытмый”

Обложка книги Разии цв 2 февральдә Самараның “Розалина” татар кафесында өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың “Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада өлкәбезнең татар милли хәрәкәт активистлары, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

Разия Азимҗан кызы тәүге китабы чыгу шатлыгы белән уртаклашырга килгән кунак­ларга олы рәхмәтләрен җиткереп: “Бу беренче китабым. Анда өлкә “Бердәмлек” газетасына үзем иҗат икән, яисә “Розалина” кафесы, соңгы елларда җитәкләгән “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге турында башка авторлар язган төрле елларда басылып чыккан материаллар  туп­ланган. Китапны бастырып чыгаруда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре яр­дәм иттеләр. Газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева (ул китапка бик эчтәлекле рецензия дә язды), җаваплы сәркатип Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-верст­калаучы Гөлнур Рыбакова, язмаларны электрон форматка күчереп, хаталарын кат-кат тикшереп, китап итеп бастырып чыгарырга булыштылар. Аларга да, балаларыма, онык­ларыма һәм бу эштә ярдәм иткән барлык кешеләргә дә зур рәхмәт!” — дип сөйләде Разия ханым.

Кунаклар китапка югары бәя биреп, автор турында җылы сүзләр әйттеләр. “Сезнең хезмә­тегез безнең күз алдыбызда, башкаларга да үрнәк булырлык. Шуңа китап та бик эчтәлекле. Тагын бер җыентык чыгарырлык эшләр башкарырга насыйп булсын”, — дип котлады Разия ханымны Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Разия Азимҗан кызы белән 90нчы еллардан бирле таныш булуын белдерде. “Ул — редакциянең күп­тәнге дусты, газетага һәрдаим мәкаләләр язып тора. 30 ел эчендә тупланган шул мәкаләләр бу китапка керде. Алар буенча Разия апаның иҗатын да, аның дөньяга булган мөнәсәбәтен дә күрергә була. Безнеңчә, бик матур, эчтәлекле китап килеп чыкты”, — дип фикерен белдерде Эльмира Мөгәммәр кызы.

“Разия апаның никадәр милли җанлы, иҗади күңелле кеше булуына гаҗәпләнәм. “Яктылык” мәктәбе, милли оешмаларыбыз оештырган бәйрәмнәрдә дә ул актив катнаша. Өлкә “Ак калфак” җитәкчесе буларак, Ра­зия Азимҗан кызы үзе дә төрле мастер-класслар уздыра, “Яктылык” мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын да үз эшләренә катнаштырып, үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирә”, — дип сөйләде татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Эльвира Власкина да Разия ханымның эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Үткән елның ноябрендә, Самарада гөрләп үткән унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп ки­лүче “Ак калфак” татар ха­тын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узган иде. Оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова да, делегатлар да, Самарадагы милли тормышны күреп, канәгать калдылар. Бу чараның уңышлы узуында, һичшиксез, Разия Азимҗан кызының өлеше зурдан. Ки­ләчәктә дә шулай бергә-бергә зур эшләр башкарырга язсын”, — дип сөйләде Эльвира ханым. Аның сүзләренә Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова да кушылды. “Ра­зия ханым, әниебез кебек, безне бергә җыя, яңа эшләргә рухландырып тора”, — дип сөйләде. Ә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Әминә Ибәтуллина җитәкчесенә үзе чиккән калфак бүләк итте. Кул эшләренә алынуында, әлбәттә, Разия апаның йогынтысы зур булуын билгеләп үтте.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары Альбина Мәхмүтова һәм Асия Шәймарданова Разия Әю­по­ваның бөтен чараларда да актив катнашуы турында сөйләделәр. “Киләчәктә дә бергә булыйк”, — дип, матур те­ләкләрен җиткерделәр.

Кичәдә җырлар, шигырьләр дә яңгырады. “Яктылык” мәк­тәбе укучылары Әнвәр Мифтахов һәм Сөмәйрә Аслан Роберт Миңнуллинның “Көтү әйбәт көтелгән” һәм “Әби кунакка килгәч” шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты мөхәррире Искәндәр Сәетовның Разия Әюповага багышлап укыган “Әнием” шигыре дә кунакларны битараф калдырмады. Әле күптән түгел генә табадан төшкән китап авторына матур теләкләрен җиткереп: “Дуслык” сайтына яңа китапны тәкъдим итү кичәсеннән мәгълүмат куячакбыз. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларында өл­кә татарлары тормышы күбрәк яктыртылсын иде. Ра­зия ханым кебек күренекле якташларыбыз, башкарылган эшләребез турында башка регионнарда да белсеннәр иде”, — диде ул.

“Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе шуның белән генә тә­мамланмады. Февральнең 16­сында күренекле шагыйребез Га­кыйль Сәгыйровның тууына 82 яшь тула. Шушы уңайдан “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина аның биографиясен сөйләде, шигырен укыды. Тарихчы Шамил Галимов исә шушы көннәрдә генә Ульяновскида краеведлар утырышында булып кайткан икән. Ул да Ульяновск татарларының милли тормышын тасвирлады, андагы Милли үзәкнең эшчәнлеген яктыртты.

Бигрәк тә Альбина Мәх­мүтованың “Розалина” кафе­сының баштагы еллары, татар яшьләренең “Зыялылар клубы” оештырылган, башка милли чаралар гөрләп торган елларны искә төшерүе күңелле булды. Аралашу чәй табыны артында да җыр-моң, шаян-көлке белән дәвам итте. Ә ахырда Разия ханым кунак­ларга үзенең тәүге китабын бүләк итте.

Обложка книги Разии цвПрезентаөия Разия 2

Ләйсән ЗАРИПОВА.

(«Дуслык» сайтыннан)

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 958

Комментирование запрещено