Бердәм булып яшик, туганнар!

IMG_4885“Бердәмлек” газетасының 30 еллыгы һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленең 55 еллыгына карата юбилей чаралары дәвам итә. Узган шимбәдә редакция хезмәткәрләре һәм артистлар Камышлы районының Иске Усман, Татар Байтуганы һәм Иске Ярмәк авылларында булдылар. Халык белән очрашулар искиткеч җылы атмосферада, бәйрәм рухында үтте. Бу чараларда Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, Тольяттиның “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова һәм ансамбльнең солисты Алмаз Галиханов та катнаштылар.

Бердәмлеклеләр һәм “Ялкынлы яшьлек” артистлары бу очрашуларны оештыруда һәм уздыруда зур өлеш керткән Камышлы районы администрациясенә, районның Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсенә, Иске Усман һәм Иске Ярмәк авыл җирлекләре башлыкларына Мидхәт Шәйдуллинга һәм Минсәгыйть Шәйхетдиновка, Мәдәният йортлары җитәкчеләре Гөлнара Абдулловага һәм Ришат Ибраһимовка, китапханәчеләр Гөлнур Вәлиуллина һәм Әлфирә Калимуллинага, Татар Байтуганында урнашкан “Әлифба” музее җитәкчесе  Нурания Абзаловага һәм кунакларны каршы алуда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәрвакыт шулай бердәм булып яшик, туганнар!

Камышлы районында узган бу чара турында тулырак материал “Бердәмлек” газетасының киләсе санында бастырылып чыгачак.

IMG_4864IMG_4885 IMG_4917 IMG_4919 IMG_4939 (1) IMG_4945 IMG_4953 IMG_4957 IMG_4966 IMG_4969 IMG_4974 IMG_4975 IMG_48291 IMG_48321 IMG_48711 IMG_48741

“Бердәмлек” редакциясе.

Просмотров: 1023

Один комментарий

  1. Рэхмэт, Бердэмлеккэ. Тольяттига килгэндэ мин булалмадым. Укенэм.