Ульянлылардан үрнәк алырга була

Краеведы12Шушы көннәрдә Ульяновскида төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең IV форумы узды. Анда туган якны өйрәнүчеләр, галимнәр, Ульян төбәге һәм җирле хакимият органнары вә­килләре, дин һәм җәмәгать эш­леклеләре, музей һәм архивлар хез­мәткәрләре, татар оешмалары акти­вистлары һәм җирле басмалар жур­налистлары катнашты.

Форумга Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов та чакырылган иде.

- Хәзерге Ульян өлкәсенең шактый өлеше 1943 елга кадәр безнең регионга кергән. Бүген Самара архивларында ул яклар тарихына кагылышлы күп материаллар саклана. Шуңа бу ике өлкә тарихчылары тыгыз хезмәттәшлек итә.  Мин дә Ульяновскидагы коллегаларыма Самара архивларыннан кирәкле мәгълүматлар җибәреп торам. Мәсәлән, быел алар Иртуган авылы турында китап чыгаралар, аның өчен берничә материал туп­лап җибәрдем. Ульянлылар да, безне хөрмәт итеп, ел саен төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына чакырып торалар. Мин бу чарада бик теләп катнашам.

Быелгы чыгышымда Та­тарстанның 100 еллыгына кагылышлы мәгъ­лү­матлар яктыртылган иде. 1920 елның 28 январенда, ТАССРны оештырганда, беренче план буенча аңа хәзерге Ульян өлкәсенең төньягында һәм Самара өлкәсенең Кошки районында урнашкан татар авыллары да керергә тиеш булган. Ә Совнаркомның 25 маенда чыккан декретында алар инде юк. Бу мәгълүматлар  “1920 — 1930 елларда ТАССРның ад­министратив-тер­риториаль төзелеше” (авторы Фәйзуллин С.А.) китабында язылган.

Самара архивларында сак­­ланган татар газета-журналлары турында да  сөй­ләдем. Бу басмалар арасында 1928 — 1938 елларда нәшер ителгән “Урта Идел” (ике елдан соң аңа “Колхозчы” исемен бирәләр) газетасы аерым урын алып тора. А2 форматында чыккан 6 битле газета атнасына ике тапкыр чыгып торган. Газетаның Бузулукта, Оренбургта, Ульянда, Мәләкәстә дә корреспондент пунктлары була. Бу чыгышымны төбәкчеләр кызыксынып тыңладылар, сораулар бирүчеләр дә булды.

Гомумән, тарихчылар форумы бик кирәкле һәм файдалы чара. Ул тәҗ­рибә алышырга, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә 68 татар авы­лының утызы турында фәнни, яисә документаль китап басылып чыккан. Кызганычка, самаралылар әлегә мондый эшләр белән мактана алмый.

Ульяновскига баруыбызның (анда өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та барды) тагын бер сәбәбе – җирле Татар мәдәни үзәге белән танышу иде. Ул озак еллар буш торган “Октябрь” кинотеатры бинасында урнашкан. Анда 200 урынлы тамаша залы, татар музее бар. Мәдәни үзәктә балалар өчен төрле түгәрәкләр эшли, милли чаралар еш уздырылып тора. Без, Самара өлкәсе татар милли хәрәкәте активистлары, үзебездә шундый үзәк булдыру теләге белән күптән янып йөрибез. Тик, кызганычка, әлегә бу хыял гына булып кала бирә. Ә Ульян татарларының эшчәнлегенә сокланырлык, — дип сәяхәттән алган кичерешләре белән уртак­лашты Шамил Хәйдәр улы.

Краеведы12

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 762

Комментирование запрещено