Айрат Хәйруллинның авыл, татар теле, Тукай, хәйриячелек турындагы фикерләре

29ae9cd085d6946c00e702f9 (1)Татарстанда  Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. «Татар-информ» аның төрле елларда әйткән фикерләрен туплады.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Союзмолоко» берлеге президенты, «Кызыл Шәрык» холдингын оештырган Айрат Хәйруллин күпкырлы шәхес иде. Аның төрле темаларга әйткән фикерләрен тупладык.

«Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты Россия Федерациясенең милли субъектларында, аеруча Татарстанда зур резонанс тудырачак. Мин бу инициативаны хупламыйм. Документ Татарстан Конституциясен боза.

Россия — федератив дәүләт, аның составында милли республикалар бар. Кызганыч, әлеге закон проектының кабул ителү ихтималы зур. Бүгенге көндә, илебезнең федератив үзенчәлекләрен һәм татар теленең ролен исәпкә алып, тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Татар теле Россиядә икенче милли тел һәм республика Конституциясе буенча Татарстанда икенче дәүләт теле булып тора.

Татарларның күбесе мәктәпләрдә балаларга туган телне укытуда үз хокуклары чикләнгән дип санаячак».

Сөт бәясе турында (2018 елның марты):

«Беларусьтан безгә субсидияле сөт керде. Ул сөтнең бәясе базар бәясеннән түгел иде. Исәпләп карасаң, ул сөтнең бер литры 11 сум килеп чыга. Мондый бәя белән сатсак, без бер чыгымны да каплый алмыйбыз. Беларусьтан кергән коры сөт безнең базарның өстен аска әйләндерде. Барлык чыгымнарга акча җитсен өчен, сөтнең бер литры кимендә 25-26 сум булырга тиеш».

Коры сөт кертү турында (2019 елның феврале):

«Белоруссия аркылы безнең илгә бик күп коры сөт кергән. Сөт бәясенә күчергәндә, ул 10 сумга чыга. Бик түбән бәя белән кергән. Аны контрабанда дип тә атарга була. Бу сөт җитештерүче авыл хуҗалыклары өчен диверсия. 2017 ел белән чагыштырганда сөткә бәя 8 -10 сумга төшкән иде. Былтыр безнең фермалар зыянга эшләде. Бөтен Россия өчен былтыргы ел бик авыр иде.

Бүгенге көндә 2017 ел белән чагыштырганда сөт бәяләре 4 сумга түбәнрәк. Ә гыйнвар белән чагыштырганда 1 сум 60 тиенгә түбәнрәк.

Шуңа күрә безнең бөтен өмет — хөкүмәттә. Хөкүмәттән ярдәм көтәбез. Икенче яктан, безнең Россиядә мәңгелек мәсьәлә: кибетләрдә азык-төлек бәясе үсә, ә сөтне һәм игенне сатып алу бәясе төшеп бара. Шуңа күрә үзебезнең илдә Кытай һәм Канада модульләре оештырырга җыенабыз».

«Мин үзем Тукайга тавыш бирдем. Менә без балачактан Тукай әкиятләрендә, аның шигырьләрендә үскән. Миңа шуңа күрә Тукай исеме якынрак. Гәрчә башка фамилияләр дә лаеклы, ләкин мин Тукайны сайладым.

Тукай шигырьләрен белмәгән бер татар да юктыр. «Туган тел» — мәктәптә беренче итеп өйрәнгән шигырьләрнең берсе. Тукай ул — татар халкының йөрәге, җаны».

Хәйриячелек турында (2016 елның апреле):

«Без җәмгыятьтә янәшәңдәгегә ярдәм күрсәтү ихтыяҗын тәрбияләргә тиешбез. Арабызда теге яки бу сәбәпләрдән тормышы авыр хәлдә калган, бәлагә тарган кешеләр бар, аларга дәвалану өчен кыйммәтле дарулар таләп ителә, җәмгыятькә яраклашуга мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикле кешеләр бар. Ләкин дәүләт һәрвакытта да бу проблемаларны бюджет хисабына хәл итә алмый. Хәйриячелек кебек хәрәкәтнең булуы бик яхшы, һәм ул һәр татарстанлы үзенең янәшәсендәге кешегә ярдәм кулы суза алырлык массакүләм төс алсын иде. 100, 200 яисә 500 сум күләмендә әллә ни зур булмаган акчалар булсын ул, игелекле гамәлләр нәкъ менә кечкенә эшләрдән башлана».

Авылларга юл салу турында (2016 елның ноябре):

«38 кешесе булган поселокка 35 млн сумга төшәчәк юл салу үтенече — чынга ашмаслык. Бәлки соңрак, 5-6 елдан бу проблема да хәл ителер: 50 кешедән артык халык яшәгән кечкенә торак пунктларга асфальт юл салу безнең якын киләчәктәге бурычыбыз».

Хезмәт хакы турында (2016 елның сентябре):

«Авылда хезмәт хакын күтәрергә кирәк, авыл кешесенең хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш. Шул вакытта яшьләр дә авылда калыр, демографик хәл һәм ил тормышы яхшы якка үзгәрер. Безнең тормышта күп нәрсә авыл хуҗалыгына, үсемлекчелек һәм терлекчелеккә нык бәйле».

«Мин ата-аналар тудырган мирасны саклау һәм арттыру яклы. Бу мөмкинме яки юкмы — әйтү кыен. Әмма без балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Алар малны саклап калу өчен җаваплы булырга тиеш».

«Басуның гектарыннан агрономнар 25 центнер уңыш җыярга мөмкин дип саный. Ә һәрбер тоннасын 25-26 мең дип санаганда, бу басуның һәр гектары 60 мең сумнан артык табыш китерергә мөмкин. Ә тотылган чыгымнар күләме 11-12 мең сум. Нинди файда икәнен күз алдыгызга китерегез! Шуңа күрә мин фермерларны көнбагыш үстерергә өйрәнергә чакырам. 50 гектардан башларга була, аннары 100 гектарга җиткерергә була. Басуларының 1/7 яки 1/8 өлешен шушы культурага бирсеннәр. Көнбагыш игеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табышларын нык кына арттырырга мөмкин».

«Сәүдә челтәрендә пакеты 43 сум торган сөт өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчесе нибары 13 сум акча ала. Әлеге суммага ул банк кредитларын түләргә дә, югары энергия тарифларын компенсацияләргә дә тиеш. Ашлык базарында да шул ук хәл күзәтелә. Узган ел рекордлы иген уңышы җыелды. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчесе аннан бернинди табыш та алмады, чөнки бәя гыйнвар аенда артты, ул вакытта бөтен ашлыкны алып сатарлар үзләштереп өлгергән иде инде. Бер тонна ашлык үзкыйммәтенең 62 процентын әлеге ашламалар бәясе тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатып алучыга турыдан-туры чыгу мөмкинлеген тәэмин итү зарур. Әлеге тәкъдим илнең азык-төлек иминлеге Доктринасында чагылыш табар дип ышанам».

«Хакимият һәм бизнес арасында упкын булырга тиеш түгел. Сәяси клуб — җанлы диалог өчен мәйданчык ул. Илдә бизнесны үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш».

«Талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәрдаим булырга тиеш. Һәм шунлыктан, без киләчәктә фестивальне тагын да күркәмрәк итү, аның дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эш алып барачакбыз».

intertat.tatar

Просмотров: 767

Комментирование запрещено