Гомәр Закир улы ШӘКҮРОВка!

i2Кадерле әтиебез, бабабыз, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алла­һы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм барча туганнарың исеменнән улың
Ильяс ШӘКҮРОВ.

Просмотров: 922

Комментирование запрещено