«Тарих эзләреннән»

БезымянныйБыел Татарстанның «Идел» яшьләр үзәге 30нчы мәр­тә­бә Татар яшьләре көннә­рен уз­дырачак.

1990 елларда, Татарстан Рес­публикасы мөстә­кыйль­ле­ген игълан итү вакытында, татар яшьләре хәрәкәте барлыкка килә. Ул татар милләтен, телен, тарихын, гореф-гадәтләрен сак­лап калу юнәлешендә озак еллар эшчәнлек алып бара. Әй­тергә кирәк, әлеге эш­чәнлек Татарстанда яшьләр сәясәтенең барлыкка килүенә зур этәргеч ясый.

Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1990 елда Казанга белем алырга килгән студентлар  беренче мәртәбә Татар яшьләре көннәрен оештыру инициативасын күтәреп чыгалар.  Шушы яшьләрнең тырышлыгы бүгенге көннәрдә дә дәвамлы. Соңрак, 1999 елда, Татар яшьләре көннәрен оештыру дәүләт оешмасы булган “Идел” яшьләр үзәгенә йөкләнә. Бү­генге көндә төп оештыручылар вазифасын Татарстан Респуб­ликасының Яшьләр эш­ләре министрлыгы, Татар феде­раль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге башкара.

Безнең Самара өлкәсеннән дә төрле елларда Татар яшь­ләре көннәрендә катнашкан яшьләр саны бихисап. Анда үз ишләре белән аралашып, милли яктан үсеп кайткан кызлар һәм егетләр татар милләте киләчәгенә җаваплы карап, татар гаиләләре корып, милли эшләрдә катнашып яшәүләрен дәвам итәләр. Аларны оештырып Казанга алып баручы һәм бу эшне башлап йөрүче Фәрхәд Мәхмүтов соңгы көненә кадәр татар иҗтимагый эшләрендә кайнады. Кызганычка, үткән җәйне, илле яшен дә тутыра алмыйча, бакыйлыкка күчте ул. Бүген аның эшен хатыны Альбина Мәхмүтова һәм кызы Фәрзанә дәвам итәләр.

Быел “Идел” яшьләр үзәге, оешманың 30 еллыгын каршылап, «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе игълан итә. Бу Россия тарихы эчендә татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту өчен мөһим. Чарада үз төбәкләрендә татар милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7 — 17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Алар пейзаж, портрет яисә татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдырган төрле сән­гать композицияләре эшләп җибәрергә тиеш булачаклар.

2019 елда шундый ук бәйгедә катнашучыларның иң яхшы эшләреннән төзелгән күргәзмә республиканың күп­челек районнарын әйләнеп кайтты. Кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыккан «Тылсымлы шарлавык» әкиятләр китабы өчен иллюстрация итеп кулланылды. Ә башка елларда җиңү яулаган рәсемнәрдән оештырылган күргәзмә Россиянең төрле шәһәрләрен­дә — Тө­мән­дә, Йошкар-Олада, Уфа­да күр­сәтелде. 

Бәйгенең нигезләмәсе бе­лән www.mc-idel.ru сайтында танышырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат: 8 (843) 231-81-54 телефоны буенча (Зөлфия)

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 833

Комментирование запрещено