Татарстан Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләделәр

olimp210 февральдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.

Агымдагы елда олимпиадада РФ 22 төбәгеннән 160 укучы катнашты. Гран при Башкортстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе укучылары яулады.

tatar-congress.org

Просмотров: 673

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>