Рөстәм Миңнеханов: Болгар ислам академиясенең алга таба үсеше кирәк

VVS_0412-01Татарстан Президенты академиянең төп бурычларын искәртте.

Болгар ислам академиясе Попечительләр советының беренче утырышы уза. «Болгар ислам академиясенең алга таба үсеше кирәк», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә уза торган утырышта.

«922 елда Ислам кабул ителү Көнчыгыш һәм Көнбатышны берләштерүче уникаль Евразия цивилизациясе формалашуның төп этапларының берсе булды. Мөселман дин белеменең илдә меңьеллык традицияләре бар. Совет чорында мөселман дини белеме өзелеп торды. 80 еллар азагы-90 еллар башында яңадан торгызылды. Ул вакытта күп кенә мөселман уку йортлары, мәгърифәтчелек үзәкләре барлыкка килде», — дип сөйләде Президент чыгышында.

Шул ук вакытта, ул белем биү традицияләре югалу, квалификацияле кадрлар булмау, Россия мөселманнары өчен ят карашлар белән бәйле проблемалар туганын искәртте. «Еш кына безнең студентлар төрле экстремистик агымнар һәм радикаль дини төркемнәр йогынтысына эләкте. Проблеманы тану һәм хокук саклау органнары белән берлектә кабул ителгән карарлар вазгыятьне үзгәртергә булышты», — диде Миңнеханов.

Президент Россия ислам университеты булдырылу, исламны тирәнтен өйрәнү буенча федераль чаралар планы гамәлгә ашырылу, ислам белеме буена совет оешу, барлык мәдрәсәләргә урта мөселман белеме стандартлары һәм уку әдәбиятының бердәм исемлеге кертелүен билгеләп узды. Бу процессларга Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды позитив йогынты ясаганын искәртте.

«Соңрак бу эшнең дәвамы булып, Болгар ислам академиясе төзелде. Россиянең яңа тарихында бу мөселман дин белемен үстерү буенча беренче киңкүләм проект. Академия белем бирү үзәге генә булып калмыйча, Россия исламының әйдәп баручы интеллектуаль мәйданчыгы сыйфатында булуы да мөһим», — ди Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген Болгар ислам академиясенең алга таба үсеше кирәк. Үзебезнең ислам дин мәктәбен торгызу юнәлешендә ил Президенты йөкләмәсен үтәү өчен әле башкарасы эшләр күп», — дип әйтте. Сергей Кириенкога мөрәҗәгать итеп ул: «Сезнең Попечительләр советы утырышында катнашуыгыз ил лидеры тарафыннан проектка зур игътибар булуын дәлилли», — диде.

Утырышта катнашучылар академиянең үсеш стратегиясе турында фикер алыша.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 818

Комментирование запрещено