Хатирәләр дулкынында

IMG_4919

Газетага язылырга кирәк, аннан миңа, тәрәз аша сыман, әнием күзләре карап тора…

Узган шимбәдә “Бердәмлек” газетасының һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең юбилей чаралары Иске Ярмәк авылында да үтте.

Февраль  аенда минем  күңел аерым үзенә бер халәткә керә. Чөнки февраль — бу дөньяга әнине бүләк иткән дә, тартып алган да ай. Ф. Яруллинның шигыре белән әйткәндә: “и куңел ярдәмгә мохтаҗ сабый, һәркем яралый ала, һәркем төзәтә алмый”. Әни күзен мәңгелеккә йомганда миңа 17 яшь кенә иде…

Еллар үткән саен мин әнине тирә-юньнән, аны хәтерләткән әйберләрдән табарга тырышам. Бу кичәдә утырганда да… Әнә Эльмира апабыз чыгыш ясый. Ягымлы гына, шул ук вакытта бик җитди аңлатып, газетага язылырга өнди. Ә мин үз уйларым белән 30 ел артка борылдым. Анда әни, минем яшүсмер чак…

Иң татлы хатирәләр булып күз алдыма газета-журналлар белән тулы почта тартмасы булган көн килә. Менә шатлык - яңа “Бердәмлек” газетасы килгән! Без әни белән аны ярышып-ярышып укыйбыз, уй-фикерләребез белән уртаклашабыз. Ә инде укып бетергәч, таслап җыеп куябыз, яңа газета килгәнче кабат-кабат алып укыштырабыз, чөнки яңасын көткәнче  вакыт бик озак тоела, тагын бер атна ничек түзәргә…

Шулай озак үткән атналар бер-берсенә ялганып, күпме вакыйгалар үз эченә сыйдырган 30 ел гомер дә узып киткән. Күңелдә бушлык калдырып киткән әнидә юк инде, ләкин аның белән яратып укыган ана телендә чыккан газета яши. Хәзер үзем — әни дә, әби дә. Балаларым киләчәктә газетаны шулай яратып укырлармы-юкмы — миннән дә тора. «Моның  өчен мин нәрсә эшләргә тырышам?», — дигән сораулар биреп утырам үземә, ә кичә әкрен генә дәвам итә, концерт өлеше дә килеп җитте. Бер-берсенә үрелеп барган җыр-биюләр тагы әллә кайларга, балачакка алып кереп китәләр.

«Акты ташып, акты ярсып кар сулары» дип аталган җыр яңгырый. Бу җырны да бит без беренче мәртәбә әни белән пластинкадан  тыңлап утырдык. Сүзләрен дә язып алып, борын астыннан гына көйләп йөри идем. Сагышлар да, кар өстендә калган кар эзләре ташып аксалар да, югалтулар булса да, табышлары хатирәләр булып кабат әйләнеп кайтты.

Бер уйлар икенчесе белән алмашынып тора. Әнә “Балан бәлеше” җыры яңгырый. Күз алдына мич алды килә. Мичтә кызулыгы, күмере әрәм булмасын дип ниндидер тәмле әйбер пешә, бөтен өйгә тәмле ис тарала. Менә балан бәлеше чыга. Балачакта баланны бик үк яратып бетермәсәм дә, хәзер табыннарда булгалаганда, күз салсаң, нинди генә сый-хөрмәт булса да, беренчеләрдән балан бәлеше бетә, күбесенең балачак хатирәсе булгангададыр. Үзенең ачкылт-төчкелт кабатланмас тәме белән тыйнак табын күрке булып кала.

Менә зәңгәр костюмнан егет, зәңгәр күлмәктән апа җырлыйлар, ә бит зәңгәр мәктәптә укыганда иң яраткан төсем иде. 7 сыйныфта укыганда төш күрдем: миңа бик матур зәңгәр күлмәк алганнар икән. Уянып киткәч мин аны нәрсәгә дә юрый белмәдем, әти-әниләр күлмәк алырга апылдап тормасалар да,  ниндидер шатлык булыр төсле иде. Әйе, куңелем сизенгән, матур төшем дә юкка булмаган, ул шатлык үзен озак көттермәде, абыйга кыз сорарга бардылар, һәм ризалык билгесе — яулык алып кайттылар, шулай мин күптән хыялланып, апалы кешеләргә кызыгып үскән кыз, апайлы да булдым.

Әни исән чакта киленебез Сөмбелә апай белән дус-тату яшәргә кисәтә килде. Үзенең авыру, озак яшәмәсен белеп, без дус булсак бит, тормыш көтүе дә җиңел икәнен аңлатырга тырышкан инде ул. Без Сөмбелә апабызга  бүген дә рәхмәтле, аның төпле киңәшләре, барысын да сыйдыра алган нечкә күңеле - әнисез калган җаннарга сыену урыны да булып торды. Әнине соңгы юлга озатканда Самар педагогика институтында ярты ел гына укып өлгергән идем. Февраль аеның 1992 елы, дөнья асты өскә килде сыман. Илендә дә, бар җирдә дә билгесезлек, акча юклык. Ничек алга таба яшәргә? Абый гаиләсе ул вакытта Тольяттида яши, мин Самарда укып йөрим. Сөмбелә апабыз шул вакытта: “Син кунакка кил, ә юл чыгымнарын без сиңа кире бирербез”, — дип һәрвакыт кунакка дәшә иде. Ә инде баргач сый-хөрмәт белән каршы алып, сумкаларны кирәк-яраклар белән тутырып озата иде.  Мәктәпне отличница булып бетереп, үзе дә ул вакытта әле Куйбышев шәһәрендә педагогика институтының физмат бүлегендә укып чыккан апабыз студент хәлен ничек аңламасын инде.

Шулай газетаның 30 яшенә, «Ялкынлы яшьлек»нең 50 еллыгына багышланган кичә мине дә хатирәләр дулкынында чайкый-чайкый,  авырлыкларны җиңә алган, ялкынлы яшьлегемә алып кайтып килде.

Ә газетага язылырга кирәк, аннан миңа, тәрәз аша сыман, әнием күзләре карап тора…

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Просмотров: 987

2 комментариев

  1. Гэлися, бигряк тя матур иттереп язгансын !
    Всегда с удовольствием читаю газету, а если такие статьи- размышления на ее страницах , то это еще приятнее !
    Отрадно , что юбилеи ансамбля «Ялкынлы Яшьлек» и татарской газеты» Бердямлек» объединились в культурно- просветительский десант, который как нельзя лучше отвечает требованиям сегодняшних реалий — быть ближе к простым людям , дарить им праздник !

  2. Әйе. Бердәмлек газетасына өлкә- районнарыбызның күп татар халкы языла. Күп еллар инде без, безнең таныш, туганнар да алалар. Бу газетаны чыгаручыларга ЗУР рәхмәт, авылыбызда, район, өлкәдәге, татарстандагы яңалыкларны белеп торабыз. Халыклары, эшләре белән танышабыз, тнв программасын да көтәбез. Эчтәлекле кирәк газета.