Әзһәр Шакиров: “Талантлы татар балалары башка мәдәнияткә күчә икән, иң зур фаҗига – шушы”

Ezher-SHakirovМилләт язмышына кагылган һәрбер чарада Әзһәр Шакиров булыр. Хәтер көне, митинглар дисеңме – мондый чараларда үз сүзен әйтми калмас, ил агасы. Яшьләр белән дә эшли, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Безнең әңгәмә дә “Җәлил укулары”ннан соң булды. Татар телен камил белгән шушы балаларны күргәч, өметем арта, дип башлады ул сүзен. Милли мәсьәләләр, театр хәле, шәхес кадере турында сөйләштек.

 – Әзһәр абый, театр күбрәк нинди спектакльләргә өстенлек бирә? Тарихи әсәрләр тамашачыга кызыкмы?

– Кайсы сезонда берсеннән берсе көчле спектакльләр була, ничек шулай туры килгән дип аптырыйсың. Кайбер сезонда куясың, я уртакул була, я тамашачыга нык тәэсир итми. Ләкин бер әйбер бар: халык язмышын, киләчәген, нәрсә белән яшәячәген күрсәтә торган спектакль булса, татар килми, карамый, я чыгып китә. Мәсәлән, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә – татар язмышы. Аны тетрәнмичә карап та булмый. Шушы спектакльнең беренче пәрдәсеннән соң чыгып китүчеләр бар. Шулай да катлаулы әсәрләрдән баш тартырга ярамый. Гәрчә бик авыр булса да. Радио-телевидение күңел ачуга корылгач, тамашачыны шулай тәрбияләгәч, халык уйларга теләми, нишлисең. Үз хәленә читтән торып бәя бирәсе килми.

“Тамашачы театрга күңел ачарга килә. Үзенең язмышы турында уйланасы килми аның. Милләтең я йоклаган дип әйтер иде Тукай, я үлгән дип. Уртакул комедия куясың икән, сатуда билет юк, һәр көнне зал шыгрым һәм ничә еллар шулай дәвам итә.”

– Сезне туган телне яклап оештырган чараларда, митингларда, Хәтер көнендә еш күрәбез. Ләкин аларда халык бик аз, күбрәк өлкән буын катнаша. Моның сәбәбен нидә күрәсез? Яшьләр нилектән сүлпән?

– Милли хәрәкәт булмаса, Татарстан Суверенитет ала алмас иде. Быел без суверенлыкның 30 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ничек уйлыйсың, халык “суверенитет” дигән сүзне беләме, аның мәгънәсен аңлыймы? Милли хәрәкәт кешеләре картайды, ә хәзерге яшьләр без түгел, аларның күзаллаулары икенче. Алар югары белем ала һәм кайда тели – шунда яши, эшли. Аларның чагыштыру мөмкинлекләре бар, шуннан чыгып тормыш максатлары да үзгәрә. Чын талантлы яшьләрне менә шулай югалтабыз без. Хәзер бит ил дигән төшенчә үзгәрде, акча кайда, илем шунда дип яши яшьләрнең күбесе.

– Яшьләр дигәннән, “Әлиф” хәрәкәте турында фикерегез нинди? Театрга яңалык кирәк идеме?

– Театрга һәрвакыт яңалык кирәк. “Әлиф” иҗатын күзәтеп бармыйм, шуңа гомуми әйтәм. Яшьләр күп вакыт яңалыкны интернеттан ала. Ул безнең табигатькә, рухка ятамы – бусы инде икенче мәсьәлә. Яшьләр эзләнсен, иҗат итсен, ләкин бер әйберне онытмасыннар: яңалык милли рухыңа, әдәбиятыңа ни дәрәҗәдә тәңгәл килә, башта шуны ачыкларга кирәк. “Үзгәреш җиле”н алыйк. Аның музыкасын Мәскәүдән килгән башка милләт вәкилләре эшләде һәм өлге итеп Европа музыкасын алды. Бу өлге татар музыкасында милли рухны юкка чыгарды. Әллә Салих Сәйдәш чит ил музыкасын өйрәнмәгән, аларны тыңламаганмыни? Ләкин бит өлге итеп чит мәдәниятне алмаган. Европа дәрәҗәсендәге татар музыкасын тудырган! Бу – бик катлаулы юл. Моның өчен талантлы булу гына җитми, җаныңда татар моңы яту кирәк. Мәскәү оркестровкасы шаккаткыч, сүз дә юк. Ләкин ул безнең музыка түгел. Югары дәрәҗәдәге оркестровканың нинди икәнен беләбез без. Аны Сәйдәшнең “Совет Армиясе маршы”на Натан Рахлин эшләп күрсәтте. Менә ул оркестровка ичмасам!

– Узган ел игълан ителгән театр елының татар театрына йогынтысы булдымы?

– Әлбәттә, булды. Мәсәлән, Түбән Камада театр бинасы ачылды. Чаллы драма театры бинасы төзелеше төгәлләнеп килә. Район театрларына грантлар бирелде, театрларны төзекләндерү юнәлешендә дә акча бүлеп бирелде дип ишеттем. Театрлар шушы вакыйгага багышлап күпме бәйрәм оештырды. Бәлкем сәнгатькә багышланган чаралар бик күренми дә торгандыр, ләкин аның яхшы ягы күп булды.

– Театрга үзегездән соң килгән буыннарга нинди бәя бирәсез?

– Әгәр исән булсам, киләсе елга сәхнәдә эшли башлавыма 60 ел тула. Минем генә түгел, Ренат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Наил Дунай да театрда шул гомер хезмәт итә. Бер төркем дигән сүз бит бу! Берәм-сәрәм генә түгел. Бу инде үзләрен сәхнә өчен шул хәтле саклаганнар, формада булганнар һәм эшләгәннәр, дигән сүз. Бу – яшьләргә үрнәк. Без яшь чакта хәл икенчерәк иде. Без урыс мохитендә үстек, эшләдек. Талант не пропьешь, ди урыс артисты. Шундый шаукым булса да, без аңа бирешмәгәнбез. Заман үзгәрде. Яшьләрдә уку да, эшләү алымнары да икенче. Ә менә тел мәсьәләсе – иң катлаулысы. Аларның моңа бернинди гаебе юк. Шулкадәр тырышып сөйләшәләр, матур итеп чаралар алып баралар. Ләкин бер әйбер бар: мин татарча сөйлим икән, яңгыраш икенче. Рус мохитендә тәрбияләнгән баланың сөйләме дә икенче. Шулай да мин өметсезлеккә бирелмим. “Җәлил укулары”нда жюри рәисе идем. Анда 6500 бала катнашты. Шунда да күрәм: райондагы балаларның сөйләме бөтенләй икенче. Казан укучылары да әйбәт. Ләкин татар теленең эчке моңын тоемлау юк. Чиләбедән, Владивостоктан килгән балалар татарча шулкадәр камил сөйләшә. Аптырадым. Гәрчә мин асфальтта талантлар үсми дисәм дә, бу балалар шаккатырды. Театр яшьләренә килгәндә, театрга артист булам дип килгәннәр икән, мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Татар талантларга бай ул. Кайсы гына театрны алма, Россиянекеме ул, чит илдәме – иң төп рольләрдә татарлар уйный. Татар милләте нинди генә театрны туендырмый. Ул турыда уйлаган кеше бармы? Талантлы татар баласы рус мәдәниятенә күчә икән, минем өчен бәхетсезлек менә шушы. Талантларны саклап калу өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшләргә кирәк.

– Татарда артист ул кадәрле үк абруйлы һөнәр түгел. Үзегез үк, троллейбус йөртүчеләр бездән күбрәк хезмәт хакы алды дип әйтәсез. Ни өчен артист һөнәрен сайладыгыз?

– 1957 елны Мәскәүдә беренче тапкыр татар театры чыгышын карадым. Аңа кадәр татар театрын күргәнем юк иде. “Зәңгәр шәл” спектакленә билет юк, урам тулы халык шаулап тора. Театрга керәбез дип тәрәзә-ишекләрене ватып бетерә яздылар. Тәртипкә салу өчен атлы милиция чакырдылар хәтта. Алтмыш ел эшлим, андый хәлне башка күргәнем булмады. Кайвакытта татар халкы үз театры белән горурлана белми дигән хис туа. Ул аны дөнья күләмендә күзаллый алмый. Лондонда булдым, Пекин сәхнәсендә булдым дип сөйли башласаң да, ышанмыйлар. Соң бит бу үзе бер могҗиза! Татар телендә татар артисты шундый илләрдә спектакльләр күрсәтсен әле!

Заманында дини кешеләр театрны юкка чыгару өчен бөтен көчен куя. Артист хезмәтенә халыкта тискәре мөнәсәбәт тудыра. Артистны санламауның чыбык очы әнә шул елларга барып тоташа. Хәзер исә дин белән сәнгать бәйләнмәсә, берләшмәсәк, безгә бик авыр булачак. Уфада Ихлас мәчетендә хор оешкан, алар чын татар җырларын башкара. Мәчеттә бит бу! Күз алдына китереп карагыз элегрәк мәчеттә җырлауны. Диннең тәэсире музыка белән бәйләнсә, бик күпкә үсәчәк.

Мин Азнакайның 20 генә йортлы кечкенә авылыннан. Безнең авыл күптән юк инде. Әти-әни исән чакта кайтып йөрдек, хәзер авылның зияраты гына бар. Әти Яңа Ташлыяр авылының соңгы кешесе иде. Ул үлгәннән соң авыл бетте. Минем бәхетемә “Таттелеком” оешмасы һәм район җитәкчеләре авылның зияратын яңадан эшләделәр, урынын мәңгеләштерделәр. Ике урынга стела куйдылар, Нәҗибә Ихсанова һәм мин яшәгән нигез алдына вак таш өеп шулай ук истәлек такталары урнаштырдылар. Менә шушы бәләкәй авылдан ике артист чыкты, академия театрында эшли. Башка халыкта булды микән мондый хәл, һәрхәлдә минем ишеткәнем юк? Нәҗибә нинди талантлы артист! Аңа Туфан аркасында кеше булды, диләр иде. Юк, ул үзенең уены белән Туфан әсәрләрен кабатланмас югарылыкка күтәрде. Туфан пьесалары бүтән театрларда да куела, ләкин Нәҗибәгә тиң булырлык артистны күргәнем юк әле.

– Сезне тамашачы нинди рольләр буенча белә?

– Миңа күтәрелергә телевидение ярдәм итте. Анда бик зур рольләрдә уйнадым. Һәм анда чын сәнгать әсәрләре куелды. Халык мине шуннан белеп алды. Ә театрда мин төрле рольләр уйнадым. Равил Шәрәфинең, Шәүкәт Биктимеровның әтисен, Ренат Таҗетдиннең бабасын да уйнарга туры килде. Тамашачы мине бик карт артист дип күз алдына китерә, урамда очратканда: “Әле син исәнмени, без яшь вакытта ук картларны уйный идең”, – дип сораганнары да бар.

– Тиздән “Сүнгән йолдызлар” спектакле премьерасы көтелә. Аның әһәмияте нәрсәдә?

– Яңача куелыш нинди булыр, әйтеп булмый. Әмма анда бик көчле характерлар – артистларга эшләргә җирлек бар. Заманында мин “Сүнгән йолдызлар”да дингә каршы булган Мәхдүмне уйнаган идем. Бүген мөгаен сугыш темасын, аның халыкка нинди фаҗига китергәнен күрсәтеп буладыр.

– Быел җанисәп көтелә. Бу уңайдан төрле бәхәсләр әледән әле чыгып тора. Бер татар артисты үзен башкорт дип игълан итте хәтта. Булачак чара гадел булырмы, сезнең фаразларыгыз нинди?

– Җанисәп моннан ун ел элек булган иде бит инде. Шул вакытта ук Башкорстандагы татарлар башкорт дип язылган дип әйттеләр. Ләкин бу проблема югары дәрәҗәдә күтәрелмәде, сүзләр йөрде дә, бетте. Башка милләтләрнең санын киметеп күрсәтү элек тә булган, хәзер дә бар. Бу шартларда халык белән эш алып барырга, үз милләтеңә хөрмәт белән карарга өйрәтергә кирәк. Омск, Томск, Тындага кадәр татарлар яши. Алар бит безнекеләр! Алар белән эшләү бармы? Башкортстандагы татарлар белән дә без эшләргә тиеш. Без бит башкортларны шулкадәр хөрмәт итәбез, якын күрәбез. Аларның үз халкын зур, көчле итеп күрәсе килә. Ләкин сан ягыннан андый алымга бару ике халык арасына чөй кагырга мөмкин. Безне бер-беребез белән талаштырып бетерү шул кадәр җиңел ул: “старший брат” шуны гына көтеп тора. Бер-беребезгә хөрмәтне югалтмасак, шаукымга бирелмәсәк иде.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА.

tatar-congress.org

Просмотров: 811

Комментирование запрещено