Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә /Продолжается прием заявок на Международный телевизионный конкурс «Татар моны» имени Ильгама Шакирова (ПОЛОЖЕНИЕ)

016415 мартка кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе регионнарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары узачак.

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта оештыручыларга сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтехәбәр итә.

2020 елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе регионнарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары узачак.

«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты — татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Жюри рәисе — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

tatar-inform.tatar

***

С декабря 2019 года начался прием заявок на XI Международный телевизионный конкурс «Татар моны» имени Ильгама Шакирова.

До 15 марта 2020 года в Республике Татарстан, регионах Российской Федерации, зарубежных странах пройдут первые отборочные туры (в очной и заочной форме).

Международный телевизионный конкурс молодых исполнителей «Татар моны» проводится ежегодно с 2008 года. В 2019 году решением Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова конкурсу присвоено имя народного артиста ТАССР Ильгама Шакирова.

Целями конкурса являются пропаганда татарской народной песни и произведений татарских композиторов, приобщение молодежи к национальным культурным ценностям, выявление и поддержка талантливых молодых исполнителей, развитие их творческого потенциала.

Председателем жюри на протяжении десяти лет является заслуженный артист РФ, народный артист РТ, профессор, лауреат Государственной премии имени Г.Тукая Салават Фатхутдинов.

tatar-congress.org

Просмотров: 813

Комментирование запрещено