Элек-электән яңа туган балалар бишектә йоклап үскән

iЗур булмаган авыл өйләре, күбесе бер бүлмәле. 
Бер генә бүлмә булса да, һәр әйбернең бар урыны: 
Олыларга агач караут, сәкеләре дә булган, 
Ә балаларны йоклатканнар җәеп идәнгә урыннар.

Халык тоткан каз-үрдәкләр, мендәр-ястык ясаган. 
Йоклар өчен йомшак алар, ипле итеп җәйгәелгән. 
Иртән торгач әйберләрне киштәгә мендергәннәр. 
Менә шулай риза булып дус-тату яшәгәннәр. 

Яңа туган балаларга бишек әзерләгәннәр, 
Матчага яхшы беркетеп, аны элеп куйганнар. 
Чыбылдык та беркеткәннәр, каплап бишекне куярга, 
Сиртмәсе дә булган аның баланы тирбәтергә. 

Тыныч йокларга балага ул урын бигрәк ипле, 
Кояш төшми, җил дә керми, әни-әби көйли моңлы. 
Ә җәй туган балалар яттымы икән бишектә? 
Кояшлы җәй, өйләр кызу, бишек бит ул бик өстә. 

Мин дә туганмын җәй көне, өебез бер бүлмәле, 
Элгәннәр матур бишек, йокласын бала диеп. 
Әни яткырган бишеккә, әкрен генә тирбәткән, 
Тик нигәдер елаганмын, ошамаганмы урын? 

Ни эшләргә дә белми, әни аптырап беткән, 
Төн уртасы, бар да йоклый, көйсезләнә тик бала. 
Шулай ул бик арыгач, яткырган идәндәге урынга, 
Йомшак мендәр өстенә, апамнарым янына. 

Елавымнан туктаганмын, яхшы булгандыр анда. 
Бишек бик ипле булса да, өстә бит кызу һава . 
Шуннан инде әни мине салмаган ул бишеккә, 
Йоклаганмын тынычлыкта апамнарым янында. 

Әле дә хәтерлим идәндәге урынны. 
Минем янымда — өч апам, шундый кызыклы булды. 
Кич җиткәч әкиятне әтием гел сөйләде. 
Әни һәр чак почмакта җыя, пешерә, юа иде. 

Апаларның үз эшләре, берсе китә кинога, 
Икенчесе — дус кызына, өченчесе — уйнауда. 
Мин икенче сыйныфка кергәч, без дә күчтек зур өйгә. 
Тиздән апамнар да китте ризык тарткан якларга. 

Ә абыемны, мин туганчы, алганнар зур сугышка, 
Соңыннан ул хезмәт итте илебезне саклауда. 
Зур өйдә өчәү калдык без: мин һәм әти-әнием. 
Туганнарым гаилә белән кайтып тордылар сагынып. 

Яңа туган балаларга хәзер яхшы авыл өендә. 
Кечкенә караутлар бар, сиртмәле коляска да. 
Һәр йортта — зур өйләр, сад-бакчалары да бар. 
Җәй көнендә кулланырга аш булмәсе төзелгән. 
Җиләк- җимеш үстерәләр, йорт тулы матур чәчәк, 
Шатланып яши халыкыбыз, тырышлык шуңа илткән. 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1186

Один комментарий

  1. Замечательный стих, добрый, душевный. Позволяет познакомиться с жизнью и бытом. Конечно, со временем многое меняется, меняются возможности и условия. При этом главным остается — семья.