Россиядә җанисәп талисманы бәйгесендә татар дизайнеры катнаша

0160Халык санын алу көз көне булу сәбәпле, кышларга туган якларында калучы «патриот» кошларны сайладым, ди Ратмир Ахияров.

Россиядә октябрь аенда булачак халык санын алуның талисманы бәйгесендә татар дизайнеры Ратмир Ахияров та катнаша. Дизайнер бәйгедә ике эш белән катнашуы турында «Татар-информ»га әйтте.

«Тәкъдим ителгән ике эштә дә кошлар сурәтләнгән. Халык санын алу көз көне булу сәбәпле кышларга туган якларында калучы „патриот“ кошларны сайладым. Кешеләр кошлар белән гомер буена дус-тату яшәгәннәр, халык санын алуда катнашучы булышчыларны да хезмәт сөюче кошлар белән чагыштырырга булдым», — диде Ратмир Ахияров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Талисманның беренче вариантында саескан сурәтләнгән. «Саескан халык әйтемнәрендә яңалык алып килүче кош буларак билгеле. Өй кыегына саескан кунса, күңелле хәбәр белән кунак киләчәк дип әйтәләр иде миңа кечкенә вакытта. Халык санын алуның талисманы булган саескан, һәрбер йортка барып җитеп, шатлыклы хәбәр таратуга ышаныч бирә», — дип сөйләде Ратмир Ахияров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дизайнер икенче варианттагы кошлар төркеме дә очраклы рәвештә генә сайланмаганын әйтте.

«Кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләр куллану конкурс шартларында билгеләнгәнгә, кошларны әлеге шартка туры китереп сайладым, һәрберсе халык санын алучыда булырга тиешле атрибутика белән оча. Кызылтүш электрон анкета белән, саескан сумка белән, песнәк шарф бәйләгән, күгәрчендә баш киеме. Идеясе белән, техник яктан да бу эшләрне бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм», — ди дизайнер Ратмир Ахияров.

2020 елда булачак халык санын алу талисманы өчен рәсми сайтта тавыш бирү өчен авторизация үтәргә кирәк.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 780

Комментирование запрещено